Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАРНАС Кострома өлкәсе парламентына сайлана алмады


Алексей Навальный Костромада, 2015 елның 13 сентябре
Алексей Навальный Костромада, 2015 елның 13 сентябре

Русиянең дүрт өлкәсе парламентларына "Яблоко" фиркасе вәкилләре сайланды.

Русиядә 13 сентябрь бердәм сайлау көнендә төбәкләрдә муниципаль, җирле парламентлар һәм төбәк башлыкларын сайлау узды. Тавыш бирү тәмамлангач та оппозициядәге ПАРНАС фиркасе Кострома өлкәсендә экзит-поллар мәгълүматларына нигезләнеп, 6% алганын белдерде. ("Бердәм Русия" - 47, КПРФ – 19, Гадел Русия – 16, ЛДПР – 7 һәм "Яблоко" – 3.). Алексей Навальный бу тавыш бирү оппозициянең хакимиятләр комачаулавына карамастан сайлауда катнаша алуын һәм ниндидер нәтиҗәгә ирешә алуын күрсәтте диде.

Тавышлар саналгач ПАРНАСның өлкә парламентына кермәячәге ачыкланды. Җирле парламентка "Бердәм Русия", "Гадел Русия", КПРФ, ЛДПР керә. Русиянең дүрт өлкәсендә – Кострома, Томски, Владимир һәм Калуга парламентларына "Яблоко" фиркасе депутатлары сайланды.

Иркутски өлкәсендә генә губернатор сайлавының икенче туры булачак. Хәзерге губернатор Сергей Ерощенко белән коммунист Сергей Левченко көрәшендә намзәтләрнең берсе дә кирәкле 50% тавыш җыя алмады. Левченко өчен 37% тавыш бирелде. Икенче тур 27 сентябрьгә билгеләнгән.

Мари Иле башлыгын сайлауда икенче тур булыр дип фаразланган иде. Анда да коммунистлар вәкилен яклаучылар күп булды, әмма хәзерге республика башлыгы Леонид Маркелов 50.76% тавыш белән кабат сайланды.

XS
SM
MD
LG