Accessibility links

Порошенко имзалаган санкцияләр исемлегендә казанлылар, татарлар бар


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Исемлеккә барлыгы 400дән артык шәхес һәм компания кертелгән. Аларга Украинага керу, анда эшләү тыела.

Украина президенты Петр Порошенко Кырым аннексиясе өчен җаваплы һәм Донбасстагы агрессиягә катнашы булган шәхәсләргә һәм компанияләргә карата санкцияләр исемлеген имзалады. Әлеге исемлектә казанлылар да, татарлар да бар.

Мисал өчен, бу исемлеккә Казан боралак заводы директоры Вадим Лигай, Кырымның элекке вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев, "ДНР”ның баш прокуроры Равил Халиков кертелгән.

Исемлеккә барлыгы 400дән артык шәхес һәм компания кертелгән. Алар арасында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Русиянең саклану министры Сергей Шойгу, Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин, шулай ук Аэрофлот компаниясе, НТВ, Россия-24, РТР-планета, РИА Новости, ТАСС агентлыклары, "Известия", "Российская газета" басмалары бар.

Исемлектә булганнарга Украинага керу, анда эшләү тыела.

XS
SM
MD
LG