Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 100 яшен тутырган 205 кеше яши


(башинорм.рф фотосы)
(башинорм.рф фотосы)

4 миллион кеше яшәгән республикада 1 миллион 133 мең кеше өлкән яшьтә. 100 меңнән артыгы 90-99 яшендә, 205 кешенең яше бер гасырдан артык.

4 миллион кеше яшәгән Башкортстанда өлкән яшьтәгеләр көне 1 миллион 133 мең кешегә кагыла. Пенсия фонды шул кадәр кешегә пенсия түләнүен белдерде. Ел саен пенсионерлар саны 84 меңләп кешегә арта. Пенсионерларның 397 меңе 60-70, 207 меңе 70-80, 115 меңе 80-90, 100 меңнән артыгы 90-99 яшендә. 205 кешенең яше бер гасырдан артык.

Башкортстанда уртача пенсия 11250 сум. Башкала Уфада пенсионерларның 43% эшли. Татарстанда 1 миллион 100 мең пенсионер, уртача пенсия күләме 11577 сум.

XS
SM
MD
LG