Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә күпчелек чит ил дарулары, машина һәм компьютерсыз яшәргә теләми


Мерседес C (W203)
Мерседес C (W203)

"Левада" үзәге мәгълүматына караганда, узган ел белән чагыштырганда импортсыз яшәргә теләүчеләр саны кимегән.

"Левада" үзәге бүген яңа сораштыру нәтиҗәләрен игълан итте. Чит илдән тауар кертүне хуплаучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Сораштыруда катнашканнарның күбесе чит ил дарулары (64%) һәм санакларсыз (61%) яшәргә теләми. Шулай ук Русиядә җитештерелгән йорт җиһазлары (57%) һәм чит ил машиналарын алырга теләмәүчеләр саны (55%) күпчелекне тәшкил итә.

Чит илләрдән хәмер кертелмәвенә күпләр (69%) риза. 56% халык чит илләрдән фильмнар, видео һәм аудионың кермәвенә борчылмый. Шулай ук Русиядә җитештерелгән химия чистарткычлары (53%), косметика һәм исле майлар (47%) белән сораштыруда катнашканнарның һәр икенчесе диярәлек кәнәгать.

Халыкның яртысы Русия халыкара сәясәткә зур йогынты ясый дип саный. Сораштыруда катнашканнарның 36% Русиянең изоляциясенә борчыла башлаган. Фикер белешү сентябрь ахырында Русиянең 46% төбәгендә оештырылды.

XS
SM
MD
LG