Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсендәге имамнар янә сабакка җыелды


Имамнар, дин әһелләре укуга җыелды. Ямбай авылындагы тарихи мәчет
Имамнар, дин әһелләре укуга җыелды. Ямбай авылындагы тарихи мәчет

Укуларны оештыручылар имамнарны белемле итеп халыкның да мәчетләргә күбрәк йөрүенә ирешергә тели.

Җитмешләп имам 28-30 сентябрьдә дини белемнәрен арттыру өчен Төмән шәһәре янындагы Ямбай авылының тарихи мәчетенә җыелды. Бу укулар өлкә диния нәзарәте һәм өлкә хакимияте каршында оештырылган багучылар шурасы ярдәмендә өченче тапкыр үтте.

Диния нәзарате каршындагы ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов имамнарны укыту өчен мөгаллимнәрне төрле җирләрдән чакырып торуларын әйтә.

"Элекке укуларга мөгаллимнәрне Уфа ислам университетыннан чакырган идек. Имамнарга да кызыграк булсын дип, бу юлы алар, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин аша хәл итеп, Мәскәү ислам университетыннан килделәр. Берсе фикх фәненнән, икенчесе гакыйдәдән дәрес бирде. Тарихка карасак та, Русиядә фикхтан Әбү Хәнәфи имам, ә гакыйдә фәненә килгәндә Әбү Мансур әл-Матуриди имамга иярү каралган.

Имамнар, дин әһелләре укуга җыелды
Имамнар, дин әһелләре укуга җыелды

Дин әһелләрен җыюның сәбәбе – мәчеткә килүчеләр санын арттыру, якташларыбызның иманлы булуына ирешү. Мәчетләрдә күбрәк яңа вәгазьләр укыган, яңа темаларга тукталган саен җәмәгатькә дә кызыграк була. Имамнар монда ишеткәннәре турында авыл-шәһәрләренә кайтып аңлатып, бергәләшеп фикер алышалар", ди Йосыпов.

Аның сүзләренчә, багучылар шурасы утырышында каралып, торыр җире, өстәмә кереме булмаган имамнарга эш хакы да түләнеп тора. "Әлбәттә, барысына да бирү мөмкин түгел, пенсия яшендә булып Аллаһы Тәгалә ризалыгына эшләүчеләргә акча бирелми", дип тә өстәде ул.

Себердәге авылларда халык мәчеткә барып намазга басарга ашкынып тормый. Мисал өчен, Тубыл тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов, җомга намазына 50ләп кенә кеше килә, диде. Ураза һәм Корбан гаетендә исә мәчетләрнең тулы булуын әйтә ул.

Вагай районының Татар Вагае авылында яңа гына мәчет ачылды. Бу авыл мулласы Җәгъфәр Кормандаев да әлегә халыкның әлегә мәчеткә йөрергә артык теләге юк дип әйтә. Быел Татар Вагаенда корбан чалучылар да азрак булган.

"Безнең авылыбыз зур түгел, 200ләп кеше яши, мәчеткә йөрүчеләр азрак, ике-өч ир кеше һәм унлаган хатын-кыз булыр. Һәр дини бәйрәмне мәчеттә үткәреп киләбез. Коръән ашларында да даими вәгазьләр укыла, мәчеткә килүләрен сорыйбыз. Корбан бәйрәмен зурлап уздырдык. Быел былтыргыга караганда корбан чалдыручылар азрак булды.

Фәрит Хөснетдинов
Фәрит Хөснетдинов

Бу укуларга бик теләп, кирәксенеп киләм мин. Инде өченче мәртәбә килүем. Елына дүрт рәт булса да шатланыр гына идем. Быел гакыйдә фәне буенча Дамирҗан Зәйнетдиновның сөйләвен яраттым. Юридик яктан яңалыклар ишеттем. Без бу өлкәдә махсус белемле түгел, ә аерым оешмага тиешле эшләрне канун кушканча башкарырга кирәк, күп вакыт аптырап каласың", дип сөйләде ул.

​Өлкәдә дини мәхәлләләр арта. Төмәндә тагын берәү барлыкка килде. Фәрит Хөснетдинов ике ай элек Төмән шәһәренең "Калинка" дип йөртелгән бистәсендә яшәүче мөселманнар өчен "Әманәт" дип аталган җирле мөселман оешмасын рәсмиләштергән. Киләчәктә мәчет салырга, халыкка дини дәресләр үткәрергә телиләр. Хөснетдинов үзе "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган.

Хәмзә Камалов
Хәмзә Камалов

Төмән янындагы Индрәй авылы мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов укуларда барысы да кызыклы, файдага, диде. Ул үзлегеннән гарәп телен өйрәнеп Коръәнне укып бетерү алдында тора.

​"Мин берничә мәртәбә гарәп телен өйрәнү дәресләренә йөрдем. Ләкин эшкә дә барасы бар, җимерелгән мәчетне яңадан төзү өчен дә күп көч китә. Шулай итеп үзлегемнән өйрәнергә керештем. Белмәгәнен сорыйм. Тирәнрәк белем алырга да уйлыйм әле", диде ул.

XS
SM
MD
LG