Accessibility links

Себердә ислам мәгърифәт үзәге эшли башлады


Чарага җыелган дин әһелләре
Чарага җыелган дин әһелләре

Ямбайда Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәдрәсә нигезендә ачылган ислам мәгърифәт үзәге 30 март - 1 апрель көннәрендә дин әһелләре өчен дәресләр оештыру белән үзенең эшен башлады.

Өлкәнең төрле төбәкләреннән өч дини идарәгә караган (өлкә диния нәзарәте, Русиянең Азия өлеше диния нәзарәтенең өлкә казыяты, үзәк диния нәзарәтенең җирле мөхтәсибәте) мәчетләрдән имамнар һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре җыелдылар. Фикх һәм гакыйдәдән дәресләрне Уфа шәһәрендәге Үзәк мөселман диния нәзарәтенең Русия ислам университеты мөгаллимнәре: Төлкенҗан Кәримбердиев, Дамир Нәфыйков һәм өлкә диния нәзарәте вәкиле Искәндәр Йосыпов алып бардылар. Ә төбәктәге үзенчәлекләр һәм дәүләт-диннәр өлкәсендәге канунчылык турында лекцияләрне өлкә уку йортлары укытучылары, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгечләре укыдылар.

Искәндәр Йосыпов
Искәндәр Йосыпов

Ямбай электән мәгърифәт үзәге буларак танылган авыл. Монда Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков иң шәп мөгаллимнәрне алып килеп Тубыл өязендә мөселманнарны укыту үзәге – училище булдырган. Бер гасырдан соң монда ислам мәгърифәт үзәге ачылды. Аның мөдире итеп Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен һәм Русия ислам университетын тәмамлаган Искәндәр Йосыпов билгеләнде.

Үзәкнең укыту бүлеге мөдире Әнисә Йосыпова – 20 ел элек “Белем” мәдрәсәсен тәмамлаган педагог. Ул ислам үзәген төзүнең максаты белән таныштырып китте:

"Өлкәдә имамнар олы яшьтә, дини белемле, һәръяклап фикер йөртә ала торган кешеләр бик кирәк хәзер. Үзәкнең максатлары – өлкә халкына сөнни мәктәпләр нигезендә, фикхтан Әбү Хәнәфи имам, гакыйдәдә Әбү Мансур әл-Матуриди имам дини юнәлешләре-мәзһәбләре буенча ислам динен укыту; дини экстремизм һәм радикализмга каршы профилактик эш алып бару; өлкәдә дин әһелләренең белемнәрен күтәрү курслары (семинарлар) оештыру, аларны аттестацияләү.

Ямбай мәчете
Ямбай мәчете

Тагын да “түгәрәк өстәл”ләр һәм конференцияләр, өлкә, район яшьләр һәм балалар ислам конкурслары үткәрәчәкбез. Дини оешмаларга мәчеттә дин сабаклары өйрәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү һәм методик ярдәм күрсәтү; дини бәйрәмнәр уздыруда булышу да безнең карамакта.

Белемле дин әһелләренә мохтаҗлык зур, шуңа да, Русия ислам университетында өлкә мәчетләре өчен дин әһелләре укыту програмын тормышка ашыру (килешүләр төзү, мәгълүмат җыю, укуда һәм юлга кирәкле чыгымнарны табуда ярдәм итү); бу уку йортларында читтән торып укучыларга булышу бурычын да башкарачакбыз.

Өлкәдә 9 мәчеттә дин сабаклары өйрәтелә. Аларның укыту програмнары, тематик планнары расланган, монда гарәп теле, Коръән, туган якны өйрәнү, фикх, гакыйдә, әхлак һәм пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында дәресләр өйрәнәләр.

Өч дини идарә башлыгы
Өч дини идарә башлыгы

Дин сабакларын алырга төрле яшьтәгеләр йөри. Безнең төп бурыч – дингә балаларны күбрәк тарту. Киләчәктә алар дөрес юлны сайласыннар, ялгыш юнәлешләргә китмәсеннәр, дибез.

Семинарлар имамнарның дини һәм дөньяви белемнәрен үстерү өчен бик мөһим. Көзгә “түгәрәк өстәл” дә уздырырга планлаштырабыз. Җәен дини лагерьлар булачак. Газета, телевидение аша да дини мәгърифәтне үстерергә омтылачакбыз. Хәләл комитет та үз эшен башлап җибәрер.

Әле ныклап аякка бассак, эшчәнлегебезне тагын да киңәйтербез, дип ышанып калам. Киләсе семинарларга Казаннан да укытучылар чакырырбыз. Ә инде киләчәккә максатыбыз – шул нигездә ислам юнәлешендә югары белем бирә торган уку йорты булдыру.

Ринат Насыров
Ринат Насыров

Өлкә татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров әйтүенчә, Ямбай мәдрәсәсе базасында Казандагы Русия ислам университеты филиалын ачу эшләре туктатылды, Казан белән араларны якынайтуга хөкүмәт каршы булган.

Өлкәдә рәсми рәвештә теркәлгән 70 мөселман дини оешмасы исәпләнә. Теркәлмәгәннәре дә шактый.

XS
SM
MD
LG