АКШның CNN телевидение каналы Пентагонның ике рәсмиенә сылтау ясап, Сүриядә Башар Асад көчләрен яклап җир өсте хәрби чарасы әзерләнүе ихтимал дип белдерде. Сүриянең көнтбатышында гаскәр һәм хәрби җиһазлар хәрәкәте баруына дәлилләр бар. Телевидение каналы үз чыганакларына нигезләнеп Һомс һәм Идлиб шәһәрләре арасында "Смерч" төрендәге БМ-30 һөҗүм системы һәм артиллерия булуын белдерде.
Узган атнада Русия президенты Владимир Путин Сүриядә җирдә һөҗүмнәр ихтималын кире каккан иде.
"Без Сүрияне аның террорчыларга каршы канунлы көрәшендә яклаячакбыз, ярдәм һава һөҗүмнәре белән генә булачак, җирдә һөҗүмнәр булмаячак", дип белдергән иде. Президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков CNN мәгълүматен кире какты. "Алар бутаган булырга мөмкин", диде Песков.
Русия 30 сентябрь Сүриягә хәрби һава һөҗүмнәрен башлады. Путин Сүриягә хәрби очкычларын "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем позицияләрен бомбалау өчен дип китергән иде.