Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: Сүриядә Русия белән хезмәттәшлек мөмкин түгел


Ак йорт сүзчесе Джош Эрнест
Ак йорт сүзчесе Джош Эрнест

Ак йорт Русия "Ислам дәүләте"нә каршы көрәштә халыкара тырышлыкларга кушылмый торып, аның белән хезмәттәшлек мөмкин дүгел дип белдерә.

Русия Сүрия низагы турында сөйләшү өчен хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге төркемне АКШка җибәрергә теләгән иде һәм бу тәкъдимне АКШ кире какты. Русия президенты Владимир Путин, АКШ карашын конструктив түгел дип бәяләде.

Ак йорт сүзчесе Джош Эрнест, Русия "Ислам дәүләтенә" каршы коалициягә үз өлешен кертми торып, АКШ Сүриядәге гамәлләрен Мәскәү белән килештермәячәк һәм хезмәттәшлеккә дә бармаячак, дип белдерде.

"Русиянең Сүриядә үзе генә тормышка ашыра торган үз програмы бар. Шуңа күрә, илдә икенче дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесен (Медведевне) Кушма Штатларга җибәреп, безне үзләренә кушылырга чакырырга омтылган Путинның АКШ белдерүеннән соң өметсезлеккә бирелеүе артык гаҗәпләнерлек түгел", диде Джош Эрнест.

Сүзче, Вашингтон карашынча, Русия Сүриядә илне тотрыксызлыкка китергән Сирия хакимиятләре һәм Иран белән бергә эш итә, дип тә ассызыклады.

Ак йорт вәкиле, Вашингтон "Ислам дәүләте" төркеменә каршы "Русиянең куйган өлешен" хупларга әзер һәм бу ИГИЛга каршы халыкара коалициянең бер өлеше булып торыр иде, дип тә әйтте.

Сишәмбе көнне Владимир Путин, Мәскәү белән хезмәттәшлектән баш тарта, Русия очкычлары "Ислам дәүләте" сугышчыларын утка тотмый дип белдерә дип Вашингтонга тел тидерде һәм АКШка Медведев җитәкчелегендәге төркемне җибәрергә теләгән иде.

XS
SM
MD
LG