Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тәре йөреше узачак


4 ноябрь Русиядә халыклар бердәмлеге көне. Татарстан башкаласында рус православ чиркәве тәре йөрешен уздыра.

4 ноябрьдә Казан урамнарыннан Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылачак. Башта православ христианнар Казан Кирмәне эчендәге Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылачак. Аннан соң Бауман, Батурин, Зур Кызыл урам аша Крестовоздвиженский чиркәвенә таба тәре йөреше уздырылачак.

4 ноябрь Русиядә халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. 2004 елда рәсмиләштерелгән әлеге яңа бәйрәмнең асылын күпләр аңламый. Хөкүмәт аны тарихи, чиркәү дини бәйрәм дип сөйли. Мәскәү хөкүмәте бу көнне халыкларның берләшү көне дип аңлатырга тырыша.

XS
SM
MD
LG