Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ихлас" мәчете тәрбия үзәгенә әйләнә


"Ак калфак" төркеме
"Ак калфак" төркеме

Уфаның "Ихлас" мәчетендә бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитабын тәкъдим итү чарасы узды.

Уфаның “Ихлас” мәчете тәрбия үзәгенә әйләнеп бара. Берничә көн элек анда “Әхлак мәктәбе” бөтенрусия укулары башланган иде. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән хаҗияләр белемнәрен камилләштерә.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова

31 октябрьдә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитабын тәкъдим итү чарасы узды. Аны “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм ачып, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге урыны турында сөйләде. Хатын-кызларны “милләт аналары” дип атады.

Аннан соң Кадрия Идрисова сүз алды. Ул чыгышын оешманың структурасы белән таныштырудан башлады. Аның сүзләренчә, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы 278 бүлекчәне берләштерә. Татарстаннан читтә иң күбе Башкортстан “Ак калфак” оешмасы бүлекчәләре. Алар барлыгы тугызга җиткән.

Аннан соң Идрисова оешманың Татарстанда башкарылган эшләре белән таныштырды. Иң мөһим эшләр дип чигү чигү, җиләк җыю, себерке бәйләү кебек чараларны атады. Хатын-кызларны милли киемнән йөрергә чакырды. Чара күмәкләп видео-тәлинкә карау белән дәвам итте. “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитапта карыннан алып кырык көнгәчә бала тәрбияләү, исем кушу, бала мунчасы, сөннәт һәм башка йолаларны уздыру, бишек җырлары, бала тәрбияләүдәге башка мөһим чаралар тәфсилләп яктыртыла. Тамашачылар видеокитапны мөкиббән карап, бик яратып кабул итте.

Чараның икенче өлешендә Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән “Ак калфак” фольклор төркеме тамашалары күрсәтелде.

Уфада Бишбүләк районы "Ак калфак" фольклор төркеме тамашасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Чара зыяфәт – чәй табыны белән тәмамланды.

Люция Вафина
Люция Вафина

Башкортстан “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Люция Вафина Азатлыкка фикерләре белән бүлеште: “Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитабын тәкъдим итү безнең башлангыч белән оештырылды. Авторга зурлап килүе өчен, “Ихлас” мәчетенә оештырырга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт. Видеокитапта бала тәрбияләүнең беренче генә баскычы төшерелгән. Киләчәктә башка баскычлары турында да шундый видеокитаплар эшләнер дип ышанам. Бу эш әхлакый саф, милләтпәрвәр чын татар кешесен тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Мин бу язмага зур бәя бирәм. Без киләчәктә аның калган өлешләрен дә тәкъдим итү чараларын һичшиксез уздырачакбыз. Бу видеокитаптагы йолаларның мөһимлеген халыкка җиткерү буенча да эшчәнлек алып барачакбыз.”

XS
SM
MD
LG