Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин сарае"н төзегән "ярлы итальян архитекторы"


Лафранко Чирилло
Лафранко Чирилло

Геленджик янында президент өчен төзелгән дип саналучы "Путин сарае" архитекторы Ланфранко Чирилло үз эше белән горурлануын әйтә һәм Русия Думасына яңа бина төзелешен үзенә алырга тели.

Ланфранко Чириллоның Мәскәү үзәгендәге иркен офисында Азатлык хәбәрчесе диварда хәтта ике фотосы эленеп торган кеше Русия президенты Владимир Путин белән бәйләнешләре турында сорау бирүгә Чириллоның иреннәренә уңайсыз гына елмаю чыга. "Һәрбер Русия ватандашы кебек, мин Русиядә президент булуын беләм инде", ди Чирилло шактый шома гына урысча җаваплап.

Хәбәрченең шәхси танышлык турында кабатлап соравына да ул "Мин Русиядә президент булуын беләм. Бик яхшы кеше. Русия ватандашлары буларак без барыбыз да аны бик хөрмәт итәбез", дип тагын төгәл җаваптан читләшә.

"Путин сарае"н төзегән архитектор
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Әмма Чириллоны Русиянең гади бер ватандашы дип әйтеп булмый.
56 яшьлек Италия архитекторы Русия паспортын Путин ярдәме белән ала. Шулай итеп ул Путин тирәсендәгеләрнең югары даирәләр дип йөртелгән ябык төркеменә кереп китә. Русия президентыныкы дип исәпләнелүче мәшһүр сарайны нәкъ менә Чирилло төзи, һәм бу хезмәтеннән соң аңа "Путин архитекторы" дигән кушамат тагылып китә.

Хәзер ул, Русиядәге мөһим хакимият биналарын, шул исәптән Мәскәү Кремлен һәм Петербурдагы Кышкы сарай проектын әзерләгән итальян архитекторлары эшен дәвам итеп, Мәскәүдә яңа, зур парламент бинасы проекты әзерләргә рөхсәт алу турында хыяллана.

"Путин сарае"ның югарыдан төшерелгән фотосы
"Путин сарае"ның югарыдан төшерелгән фотосы

Ә бит биш ел элек кенә аны әле Русиядәге архитекторлар арасында да беркем дә диярлек белмәгән. Чириллоны ул "Путин сарае" дип йөртелгән, Кара диңгез буендагы Геленджик шәһәре янында үтә яшерен шартларда төзелгән бик кыйбатлы бинаның архитекторы буларак сайлап алынганнан соң гына белә башлыйлар.

Русия оппозициясе өчен бу сарай илдә иң югары дәрәҗәдә хөкем сөргән коррупциянең символына әверелде.

Чит илдән килеп урнашкан берәүнең ничек итеп Русиядәге иң җәнҗаллы бинаны проектлау турында килешү алуы, Путинга бик якын булган кешеләр белән эшләве күпләрнең акылына сыймаслык хәл.

Путин сараеның югарыдан төшерелгән фотосы
Путин сараеның югарыдан төшерелгән фотосы

Кремль "Путин сарае"ның Русия президентына нинди дә булса бәйләнеше булуын кире кагып килә. Чирилло да бу турыда сорауларга җавап бирүдән баш тарта. Әмма шул ук вакытта ул әлеге мәһабәт сарайның проектчысы булуын кире какмый.

Чирилло әйтүенчә, аның Русиядә шулай кисәк үсеп китүе бер дә гаҗәп хәл түгел. "Монда гаҗәпләнүгә бернинди урын юк. Мин монда акча эшләргә дип килдем һәм яхшы ширкәт оештырдым. Бу начар эшмени?" ди ул.

"Сәер чор"

Совет чорыннан соңгы Русиядә акчалы сыйныф арасына кереп китүен Чирилло Русиядәге хәзерге икенче иң зур нефть ширкәте булган Лукойлга бәйләп искә ала.

Италиянең төньягында туып үскән, Венеция университетын тәмамлаган яшь архитектор гарәп илләрендә эшләргә китәр алдыннан бераз ил һәм дөнья буйлап сәфәр кылырга уйлый.

Русиядә 120 миллиардер бар икән, аларның 43е минем мөштәриләр

1991 елда Миландагы бер дусты аңа Русиядә "алманча өч, инглизчә ике сүз" белгән, әмма дача төзү өчен чит ил архитекторын ялларга теләгән бер мөштәри белән эшләргә ярдәм итүне сорый. Чирилло бу эшкә алынырга карар итә.

Чирилло әйтүенчә, бу кеше (исемен әйтми) аны 1993 елдан бирле Лукойлны җитәкләгән Вагит Алекперов белән таныштыра.

"Сәер чор иде ул. Мин йортлар проектлый башладым. Соңрак мин бу кеше аша Лукойл белән таныштым. Лукойл өчен мин 2002-2003 елга кадәр эшләдем. Мин Алекперов өчен һәм аның урынбасарлары өчен төзи башладым. Мәскәүнең Сретенский бульварында мин интерьерлар, офислар, аннан соң дачалар, фатирлар төзедем", ди Чирилло.

1995 елда ул Кремльгә якында гына урнашкан Яңа Арбатта кечкенә генә бер офис ачып җибәрә. Тора-бара Чирилло Газпромга һәм Путинның якыны саналган Геннадий Тимченко өлешчә ия булган Танекога да эшли башлый.

Ул Русиягә килеп урнашканнан бирле биредә 43 миллиардерга купшы йортлар һәм офислар төзегәнлеген әйтә. "Мин моны һәрчак горурланып әйтәм, Русиядә 120 миллиардер бар икән, аларның 43е минем мөштәриләр. Мин моңа горурланам. Бу ябык даирә. Русиядә мондый кечкенә даирәгә кереп китү бик авыр", ди Чирилло.

Интернетта Чирилло ширкәтенең үз сәхифәсе юк һәм ул үз хезмәтләрен беркайчан да рекламаламавын әйтә.

Нефть ширкәтендә эшләүче бер хатын-кыз җитәкче кунаклар кабул итә торган зур бүлмәдә бер якка гына күрсәтә торган пыяла белән әйләндереп алынган бассейн ясауны таләп итеп, кунаклар белән дә аралашырга, шул ук вакытта кунакларга күренмичә шәрә килеш бассейнда да йөзәргә теләвен әйткән

Шул еллар эчендә урыс байлары Чириллодан төзелештә акылга сыймаслык күп кенә әйберләр таләп иткән. Сирилло моны җәмәгатьчелеккә ачарга теләмәвен әйтсә дә, кайбер серләре белән уртаклашырга булды.

Аның сүзләренчә, нефть ширкәтендә эшләүче бер хатын-кыз җитәкче кунаклар кабул итә торган зур бүлмәдә бер якка гына күрсәтә торган пыяла белән әйләндереп алынган бассейн ясауны таләп итеп, кунаклар белән дә аралашырга, шул ук вакытта кунакларга күренмичә шәрә килеш бассейнда да йөзәргә теләвен әйткән.

"Мин Байкалдан һәм Уралдан алып көньякка, Сочига, Геленджикка кадәр һәркайда эшләдем. Әгәр безгә мөрәҗәгать килә һәм ул кызыклы була икән, без эшлибез. Мөрәҗәгатьләр бик күп килә, әмма аларның барысына да алынырга вакытыбыз җитми. Без бары сыйфатлы эш кенә эшләгәнгә күрә, барысына да алына алмыйбыз", ди Чирилло.

Ул үзен шундый күп эшләр башкарган архитектор буларак танытса да, аны илдәге кайбер танылган архитекторлар сер пәрдәсе белән капланган кеше дип саный.

"Мәскәү архитекторлары арасында аны беркем белми. Без аның булуы турында җәнҗаллы сәяси басмалардан гына беләбез", ди Мәскәү архитектура мәктәбе МАРШ ректоры Евгений Асс.

Чирилло исә билгесез булуын үзенчә аңлатып: "Мине беркем дә белмәсә, миңа яхшы гына, кешеләрнең белүе нигә кирәк миңа?" ди.

"Ярлы итальян архитекторы"

Чирилло, бәлки, әле һаман да игътибардан читтә калыр иде. Әмма аның исеме заманында Путин белән бергә эшләгән эшкәмәр Сергей Колесниковның 2010 елда ул чактагы президент Дмитрий Медведевка юлланган фаш итү хатында беренче мәртәбә телгә алынды. Әлеге хатында Колесников Геленджиктагы мәһабәт сарайның махсус Путин өчен төзелүен белдерә.

Сергей Колесников
Сергей Колесников

Колесников 1990нчы елларда Петербур мэриясенең Путин җитәкчелегендәге тышкы мөнәсәбәтләр комитеты оештырган Петромед ширкәте хуҗаларының берсе иде. Әлеге ширкәт дәүләт акчасына хастаханәләр өчен чит илдән медицина җиһазлары сатып алу белән шөгыльләнгән.

Колесников әйтүенчә, бу сәүдә килешүләреннән дистәләрчә миллион долларлар сөзеп алынып Путинга якын эшмәкәрләр Николай Шамалов һәм Дмитрий Горелов контролендәге, Белизда теркәлгән ширкәт аша бөтенләй башка максатларга юнәлтелгән.

Ланавал дип аталган ул ширкәт Вашингтонда теркәлгән, Чирилло контролендәге Medea Investment ширкәтенә кимендә 48 миллион доллар күчергән. Колесников әйтүенчә һәм Reuters тикшерүендә табылган документлар күрсәтүенчә, бу акчалар "Путин сарае" өчен төзелеш материаллары алуга тотылган.

Чирилло Азатлыкка бу сарайны президент өчен проектламаганлыгын белдерде. "Мин аны ясауны үтенгән бер мөштәри өчен ясадым. Мин аны ясадым да, бу проект өчен акча алдым... Архитекторның акча эшләве начар нәрсә дип уйламыйм, диде Чирилло.

Геленджик проекты белән таныш бер чыганак Азатлыкка бу проектның Чириллога бирелүен аның мондый стильдә шактый тәҗрибәсе булуы белән аңлатты. Чирилло аңарчы да Газпром һәм Стройгазконсалтинг өчен шуңа охшаш проектлар әзерләгән булган.

"Путин сарае" капкасы
"Путин сарае" капкасы

"Ул тәкъдим иткән стильне мин "итальян палаццо" дип атар идем", ди әлеге чыганак. "Бу Кышкы сарай итальян сарае стиле, ул Петербур сарайларына һәм патша сарайлары булган Петергофка да бераз охшаш. Аңлашыла ки, хуҗалар аны ошаткан һәм шуңа күрә аңа Геленджиктагы сарайны төзү мөмкиинлеге ачылган".

Ул шулай ук Геленджиктагы сарай капкаларының империя чорында Русия патшалары яшәгән Кышкы сарай капкаларына охшаш булуына да игътибар юнәлтә.

"Мин диңгез яратам"

Чирилло Кара диңгез буенда патша сараена охшаш бина турындагы гади сорауларга җавап бирүдән баш тартса да, безнең чыганак әйткән кайбер нәрсәләрне, аерым алганда, 7-8 ел элек Стройгазконсалтинг өчен эшләгәнлеген раслады.

Ул шулай ук Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның Геленджиктагы "Путин сарае" янында Чириллоның да йорты булуы турындагы хисабын да раслады.

Чирилло әйтүенчә, ул йорт төзү өчен җирне 13 ел буе президент иминлек хезмәтен җитәкләгәннән соң былтыр эчке эшләр министрының беренче урынбасары итеп билгеләнгән Виктор Золотовның улы Роман Золотовтан сатып алган.

"Мин аны төзедем дә сатып та алдым. Монда бернинди яшерен нәрсә юк. Минем аңа хокукым бар. Ул яхшы йорт: диңгез буенда 800 дүрткел метрлы. Русиядә 23 ел эшләгән кешенең үз гаиләсе өчен йорт төзү хокукы бар дип исәплим мин", диде Чирилло һәм үзенең диңгез яратуын белдерде. "Яшь диңгезчеләр мәктәбем дә бар минем. Мин барлык Краснодар төбәгендәге яшьләргә ярдәм итәм."

Навальный раславынча, Чириллоның Геленджиктагы күршесе Олег Кузнецовның хатыны Татьяна Кузнецова. Ә тикшерүче журналистлар Кузнецовның ФСОда (Федераль сак хезмәте) эшләгәндә "Путин сарае" төзелешенә катнашы булуын күрсәтүче документларны фаш иткән иде.

Русиядәге һәм Көнбатыштагы басмалар Чирилло, Кузнецов һәм "Россия" банкының элекке төп акционеры Дмитрий Горелов арасындагы сөйләшү аудиоязмасы дип танылган сөйләшүнең кайбер өлешләрен бастырган иде. Ул сөйләшүдә Путин катнашындагы "Озеро" кооперативы хуҗаларының берсе Николай Шамалов та катнаша.

Сөйләшүдә Чирилло дип танылган кешегә "Ланфранко" дип мөрәҗәгать итәләр. Бер урында ул "АКШ ширкәтенә кара акчалар белән" түләү кыенлыклар тудырмасмы дигән сорау күтәрә. The New Times басмасында басылган ул сөйләшүдә Чирилло үзен "ярлы" дип атый. Чирилло үзен шундый тәхәллүс белән атый.

Канун нигезендә итальян дипломы Русиядә танылмый. Баштагы проектларында Чирилло үз исеме янында имза куймаган, ә БИА дигән хәрефләр генә яза. Соңрак ул бу хәрефләрнең урысча "Бедный итальянский архитектор" дигәнне аңлатуын белдерә.

Кремльгә хатлар

Лафранко Чириллов Русия Дәүләт думасы бинасы проектын тәкъдим итә
Лафранко Чириллов Русия Дәүләт думасы бинасы проектын тәкъдим итә

Хәзер инде "ярлы итальян архитекторы" Русия парламентына яңа бина төзү турында хыяллана. Чирилло яңа бина төзелешенең архитекторын сайлау тендерында финалга үтте һәм бу мәсьәлә шушы ел ахырында хәл ителергә тиеш.

Чирилло Русия хакимиятләренә бу бинаны төзергә теләве турында хат та юллаган. Ә аның моңарчы язган хатлары, аның үз хисапларына караганда, кире кагылмаган.

2014 елның 16 августында Русия хакимиятенең интернет сәхифәсенә чыккан документка караганда Путин итальян архитекорына Русия ватандашлыгын биргән.

Чирилло Федераль миграция хезмәтенә һәм Кремльгә Русия ватандашлыгы сорау мөрәҗәгатен инде күптән язгалыгын, әмма бервакыт бу өметен югалтуга якынлашканлыгын әйтә.

"Мин президент идарәсенә монда яшәү турында хыяллануымны яздым. Монда йортым, акчам булуын һәм гастарбайтер кебек яшәргә теләмәвем турында. Бу илне мин җаным-тәнем белән яратам. Бу илне мин киләчәктә зур мөмкинлекләр ачучы бөек ил дип күрәм", ди Чирилло.

XS
SM
MD
LG