Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов прокуратурасы имам Наил Бикбаевтан гафу үтенде


Наил Бикмаев
Наил Бикмаев

Ростов өлкәсе прокуратурасы имам Наил Бикбаевтан "нигезсез рәвештә җинаять кылуда шикләнү" өчен гафу үтенде, җинаять эше ябылды.

Ростов өлкәсе Җәмигъ мәчете имамы Наил Бикбаевка каршы 2013 ачылган җинаять эше 5 ноябрь туктатылды. Бикбаев Җинаять кодексының 282 маддәсенең 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык тудыруда) гаепләнгән иде. Ростов өлкәсе прокуратурасы "җинаять кылуга дәлилләр булмавы" сәбәпле эшне япты, имамнан гафу үтенде.

Русия мәгълүмат чаралары Бикбаевның 2011 елның гыйнварында Махачкала шәһәрендә коралланган килеш сугышчылар төркемендә (2 кеше) тоткарлануын хәбәр иткән иде. "Интерфакс" язганча, Бикбаев имеш үзенең сугышчылар төркеменә кушылуын һәм алар белән хәрәкәт итәргә әзерләнүен белдергән булган. Бикбаевның әтисе - Русия көньягы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Җәгъфәр Бикмаев сүзләренә караганда, аның улы Наилне алдалап, ниндидер кәгазьләр яздырырга кушып Дагыстанга алып киткән булганнар.

Соңырак Бикбаевка каршы җинаять эше ачылды. Имам 2011 елның апреленнән 2012 елның мартына кадәр вәгазьләрендә "нәфрәт яки дошманлык тудыручы сүзләр әйтүдә" гаепләнде. Аның вәгазь вакытында Коръәндәге "Әл-Кәфирүн" сүрәсен укуы "яһүдләр һәм христианнарга карата начар бәя бирү" дип бәяләнде.

ФСБ уздырган тагын бер тикшерү исә "әлеге вәгазьнең башка дин вәкилләренә дошманлык яки нәфрәт тудыру максаты булмаганынын" ачыклады.

XS
SM
MD
LG