Мали башкаласы Бамакода отельдәге тотыкларны азат итү чарасыннан 27 кеше мәете табылган. Ике һөҗүм итүче үтерелгән.
Франс-пресс агентлыгы Мали иминлек министрына сылтама белән отельдә тотыкларның калмавын хәбәр итә. Коткару чарасы нечкәлекләре бәян ителми.
Элегрәк җомга көнне ун экстремистның отельдә 170 кешене тотык итеп алуы турында хәбәр ителгән иде. Тотыклар арасында чит ил кешеләре күп булган.