Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәйдә узган әдәби марафонда татар мәктәпләре катнашмаган


Түгәрәк өстәл
Түгәрәк өстәл

Бәләбәйдә әдәби марафон узды. Бу чара ел башында башланып, һәр район һәм шәһәр аша уза. Бәләбәйгә марафон күрше Ярмәкәй районы вәкилләре тарафыннан тапшырылган иде. Марафон 17 декабрьдә Уфада тәмамланачак.

Чара районның үзәк китапханәсендә кулъязмалар тикшерү белән башланды. Яшь авторларның татар, башкорт һәм урыс телендәге кулъязмалары тикшерелде. Аларга Уфадан килгән язучылар: Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина, сатира-юмор остасы Марсель Сәлим, “Кызыл таң”, “Башкортостан” гәзите, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре тикшереп, киңәшләр һәм бәяләрен бирде. Тикшерүдә урыс телендәге кулъязмаларның авторлары гына яшь булуы, татар-башкорт телләрендәгеләрнең өлкән яшьтәгеләр булуы ассызыкланды. Бәләбәй шәһәренә марафонга барган язучылар төркеме җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов Азатлыкка бу уңайдан шуларны белдерде:

Алдынгы китапханәчеләр
Алдынгы китапханәчеләр

“Бәләбәйдә узган чарада татар телендәге кулъязмаларын тәкъдим иткән авторлар бар да өлкән яшьтәгеләр. Аларга уртача 65 яшь. Бәләбәйдә данлыклы татар гимназиясе эшли, авылларда да татарча укытылган мәктәпләр бар. Бу чарага алар җәлеп ителмәгән. Ә бит Бәләбәйдә татарлар 30 процент тирәсе тәшкил итә. Мәктәпләр белән эшләү җитмәгән. Иҗатка яшьләребезнең тартылмавы борчылу уята. Болай дәвам иткән очракта милли әдәбиятның киләчәге бик шикле.”

Музейда татар почмагы
Музейда татар почмагы

Түгәрәк өстәлдән соң язучылар Бәләбәй районының крайны өйрәнү музеена сәяхәт кылды. Ул республикада иң бай музейларның берсе булып исәпләнә.

Чара мәдәният сараенда зур кичә белән тәмамланды. Анда китапханәчеләр, яшь иҗатчыларга бүләкләр тапшырылды. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы вазифасын алып баручы Азат Сәхәбиев марафон билгесе – елъязма-китапны күрше Бишбүләк районы башлыгы вазифасын башкаручы Валерий Семеновка тапшырды.

“Дәрман” курайчылар төркеме
“Дәрман” курайчылар төркеме
XS
SM
MD
LG