Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәхәллә 2.1" мәктәбе "Илаһи моң" фестивале белән тәмамланды


"Мәхәллә 2.1" мәктәбе "Илаһи моң" фестивале белән тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

"Мәхәллә 2.1" мәктәбе "Илаһи моң" фестивале белән тәмамланды

Казанда биш көн барган "Мәхәллә 2.1" мөселман лидерлары мәктәбе тәмамланды. 23 ноябрь "Казан" милли үзәгендә үткән ябылу тантанасында иҗтимагый мөселман проектлары форумына да йомгак ясалып, "Илаһи моң" фестиваленең гала-концерты үтте.

Оештыручылар сүзләренчә, “Мәхәллә 2.1” мәктәбендә 100гә якын укучы һәм 30лап мөгаллим-белгечләр җәлеп ителгән. Ачылыш көнендә үк галимә Резедә Сафиуллина бу проектның ислам диненә карата булган тискәре карашларны үзгәртү максаты белән оештырылуын белдерде. Русия ислам университеты ректоры, галим Рафыйк Мөхәммәтшин дә “Мәхәллә”не яшьләргә юнәлеш, алга омтылыш бирә дип сөйләде.

“Без өч вакыйгага йомгак ясыйбыз. Беренчесе - “Мәхәллә 2.1” проекты булса, икенчесе - мөселман журналистлары бәйгесенә йомгак ясау, өченчесе инде “Илаһи моң” концерты.

“Мәхәллә 2.1” проектына килгәндә, чыннан да яшьләрне бүген дөрес юлдан җибәрү бик мөһим. Чөнки заман бик авыр, бигрәк тә якын Көнчыгышта вакыйгалар кайнап тора. Ватандашлар сугышы бара, анда да омтылучылар бар. Шуңа күрә яшьләр бу авыр тормышта үз юлларын табарга тиешләр. Аның өчен аларга юл күрсәтергә кирәк. Яшьләр бүген позитив юл эзләргә тиеш. “Мәхәллә 2.1” проектында мөселман яшьләре Русия кебек күпмилләтле, күпдинле җәмгыятьтә үзләрен ничек күрсәтә алалар, җәмгыятькә, үзләренә нинди файда китерә алалар дигән бурыч куелды”, диде ябылу тантанасында Рафыйк Мөхәммәтшин.

Иҗтимагый проектлар форумында катнашучылар ислам мәгарифен үстерү, ислам мәгълүмати кырын яхшырту, мөселманнарның социаль мохитен булдыруга караган эшләрне тәкъдим итте. Форумнан соң яшь мөселман лидерлары “Илаһи моң” дини мирас фестиваленең тамашачысына әверелде.

Махсус кунаклар арасында РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшиннан тыш, галимә Резедә Сафиуллина, халык артистлары Гөлзада Сафиуллина һәм Миңгол Галиев, Татарстанның беренче мөфтиләре Габдулла Галиуллин белән Госман Исхакый, бүгенге мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин бар иде.

Концертта татар халык авыз иҗаты, мөнәҗәт, мөселманча җыр-моңнарны Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, “Сорнай” ансамбле, Ильяс Халиков кебек милли-дини башкаручылар катнашты. "Ярдәм" тернәкләнү үзәгеннән шагыйрә Лилия Сәлахетдинова шигырьләрен сөйләде. “Илаһи моң” фестивале барышында “Журналист буласым килә” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Чараны телевидение журналистлары Раил Өметбаев белән Сөмбел Вәлиди алып барды.

XS
SM
MD
LG