Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Җәмигъ мәчетен төрек ширкәте төземәячәк


Җәмигъ мәчете проекты
Җәмигъ мәчете проекты

Төркиянең "Эрбек" ширкәте Акмәчеттә Җәмигъ мәчете төзелешеннән читләштерелде.

Төркиянең "Эрбек" ширкәте Акмәчеттә Җәмигъ мәчете төзелешеннән читләштерелде, дип хәбәр итте Кырым хөкүмәте вице-премьеры Руслан Бальбек.

"Яңа төзүчене табарга кирәк булачак, чөнки президентыбыз билгеләгән курс безнең өчен мөһим. "Эрбек" ширкәте белән килешү әле төзелмәгән иде", диде Бальбек. Бу хакта "Крыминформ" хәбәр итә.

Бальбек Кырым хакимиятләренең барлыгы 500 миллион доллар күләмендә 30лап төрек инвестиция проектының туктатып торуы турында белдерде. Кырым башлыгы Сергей Аксенов Төркия белән паромнарның туктатылуын һәм бу ил белән эшлекле мөнәсәбәтләрнең өзелүен белдергән иде.

Утызлап төрек ватандашы Русиягә кертелмичә кире Төркиягә кайтарып җибәрелде, калганнары чиктә бик каты тикшерү турында зарлана. Русия төрек ватандашларының илгә керү тәртибе үзгәрүе турында берни дә белдермәде. Хәзергә Төркия ватандашларының Русиягә 30 көнгә визасыз керү хокукы бар.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр 24 ноябрь көнне Төркиянең Сүрия белән чик буенда Русия очкычын бәреп төшерүеннән соң начарланды.

XS
SM
MD
LG