Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Русия Сүриядә Хомстагы икенче авиабазаны киңәйтә


Хәзер Русия хәрби очкычылары һәм боралаклар Латакия янындагы авиабазадан очып китә.
Хәзер Русия хәрби очкычылары һәм боралаклар Латакия янындагы авиабазадан очып китә.

Авиабаза турындагы мәгълүматны Британиядәге Сүрия хокук яклаучылар таратты.

Британиядә урнашкан Сүрия хокук яклаучылары сентябрьдән бирле Сүриядә хәрби чаралар алып барган Русия инде үз максатлары өчен икенче авиабазаны кулланырга җыена дип белдерә. Хокук яклаучылар Русия Хомс вилаятендә “Шайрат” авиабазасын киңәйтә дип әйтә. Хәрби объектны ныгыту бара, төп игътибар очкычларның очып китү һәм төшү юлларына юнәлтелгән.

Шулай ук хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, Русия боралаклары инде “Пальмира”га да таба “Тайас” хәрби базасыннан очып китә. Хәзер “Пальмира” Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган “Ислам дәүләте” террор төркеме карамагында.

Американ җитәкчелеге чыганаклары мәгълүматларына күрә, Русия Хомс базасына ниндидер җиһаз җибәргән, әмма нәрсә турында сүз барганы ачыкланмый.

Русия һава көчләре Сүриядә хәрби чараларны 30 сентябрьдә башлады. Мәскәү бу чараның максаты “Ислам дәүләте” террор оешмасы сугышчыларына һөҗүм дип белдерә. Көндәлек хәрби очышлар өчен Латакия вилаятендәге “Хмеймим” авиабазасы кулланыла.

XS
SM
MD
LG