Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: "Петербурда Русия-Төркия саммиты булмаячак"


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Элегрәк Петербурда узар дип планлаштырылган Русия-Төркия саммитына бәйле сораулар һавада эленеп торуы әйтелгән иде.

Декабрьдә Петербурда узар дип планлаштырылган Русия-Төркия саммиты булмаячак. Бу хакта журналистларга Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков хәбәр итте.

“Юк саммит булмаячак, ул планлаштырылмый”, дип китерә Песков сүзләрен ТАСС агентлыгы.

Элегрәк әлеге чараның булмаячагы турында Россотрудничество җитәкчесе Любовь Глебова хәбәр иткән иде, шул ук вакытта ноябрь азагында Песков бу форумның узмаячагы рәсми хәл ителмәгәнлеген әйтте.

“Бу чараны уздыру мәсьәләсендә күп сораулар һавада эленеп тора. Әмма әле рәсми аны уздыру кире кагылмады”, дигән иде ул.

Әйтергә кирәк, элегрәк әлеге саммитның Казанда узачагы турында да хәбәрләр булды.

Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр 24 ноябрьдә төрек һава көчләренең Төркия чиге янында Сүриядә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерүеннән соң начарланды. Әнкара, кисәтүләргә карамастан, очкычның үз һава киңлегенә очып керүен әйтә. Мәскәү бу гаепләүләрне кире какты һәм гафу үтенүне таләп итте. Төркия гафу үтенүдән баш тарткач, Мәскәү Әнкарага каршы чикләүләр кертте.

Бүген Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган “кисәтүне ишетмәгән очучылар хатасы сәбәпле” Мәскәү белән Әнкара арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян килергә тиеш түгеллеген әйтте.

XS
SM
MD
LG