Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Русия президентлары 15 декабрьдә Казанда очрашу турында килеште


Төркиянең Русиядәге илчесе президентлар "Төркия агымы" төзелеше турында сөйләшәчәкләрен әйткән иде.

Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 15 декабрь Казанда икеяклы саммит уздыру турында килеште. Бу хакта алар Антальяда G20лек саммиты кысаларында сөйләште.

Элегрәк Путин һәм Эрдоганның Казанда ноябрьдә очрашуы планлаштырылган иде. Октябрьдә Төркиянең Русиядәге илчесе Өмет Ярдәм Рәҗәп Тайип Эрдоганның очрашуны декабрьдә уздырырга ниятләвен әйтте. Ярдәм президентлар "Төркия агымы" газүткәргече төзелеше турында сөйләшергә нияләүләрен белдерде.

“Төркия агымы” төзелеше турында сөйләшүләрнең туңдырылуы турында быелның июль азагында хәбәр ителде. Сәбәпләр буларак төрекләргә ташламалы газ бирү турында килешү булмау әйтелде.

XS
SM
MD
LG