Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленинград атом станциясендәге казадан радиация таралырга мөмкин


Ленинград атом станциясе
Ленинград атом станциясе

Финляндия һәм Эстония Ленинград атом станциясендә җомга булган казадан соң нурланыш дәрәҗәсен контрольдә тота.

Җомга 18 декабрь Ленинград атом станциясенең икенче блогында торба шартлап һавага пар чыкты, реактор туктатылды, бер кеше яраланып хастаханәгә салынды. Экологлар радиация таралуына борчыла. Станция вәкиле парның чиста булганын хәбәр итте.

Кичәдән бирле каза булган урыннан җил Финляндия һәм Эстониягә таба исә. Бу ике илнең атом иминлеге белгечләре вазгыятьне күзәтүләрен белдерде. Социаль челтәрләрдә хакимиятләрнең ялган таратуы, атом станциясендә булган казаның куркыныч булуы турында белдерүләр тарала. Станция Петербурдан 80 чакрымдагы Сосновый Бор дигән урында Фин култыгы буенда урнашкан. Петербурда һәм өлкәдә халык күпләп йод ала башлаган.

XS
SM
MD
LG