Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чүлмәк" булса да, үзебезнеке"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетендә (архив фотосы)
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетендә (архив фотосы)

"Безнең якта – дөреслек, безнең якта – халыкара нормалар, федераль Конституция һәм Татарстан Конституциясе", диде Азатлыкка тарихчы Айрат Фәйзрахманов.

Татарстанга президентлы булырга Мәскәүдән бирелгән рөхсәт тәмамлануга таба барганда белгечләр формаль рәвештә президентлыкны саклауның төрле сценарийләрен тәкъдим итә. Сәяси күзәтүче һәм журналист Рәшит Әхмәтов референдум үтәргә тиеш дип саный. Бу хакта ул үзе дә 23 декабрьгә билгеләнгән Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясарга җыена.

"Сценарий бер - үз фикеребездә торырга, берни булмаган кебек 2016 елны президент атамасы белән каршыларга", диде Азатлыкка сәясәт белгече һәм галим Айрат Фәйзрахманов.

"Тиз арада вәкаләтләрне бүлешү турында яңа килешүне әзерли башларга (соңгы варианты 2005 елда кабул ителде - ред.) Дума яки бүтән федераль көчләрдән ниндидер тискәре тыкшынулар булса, Конституцион мәкхәмәгә бирергә. Безнең якта – дөреслек, безнең якта – халыкара нормалар, федераль Конституция һәм Татарстан Конституциясе", диде Фәйзрахманов.

17 декабрь узган матбугат очрашуында Русия президенты Владимир Путин Татарстан президенты атамасын үзгәртү-үзгәртмәү мәсьәләсен республика халкы үзе хәл итәргә тиеш дип әйтте. Фәйзрахманов фикеренчә, бу инде алдан килешенгән булырга мөмкин.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Элиталарга хас сыйфат - халыкка җиткермичә сөйләшүләр алып бару, уртак фикергә килеп, анан соң аны демократия принципларына килештерү. Билгеле, федераль хакимият бердәм көч түгел, ул аерым төркемнәрдән, төрле карашлы кешеләрдән тора. "Кызыл Кремль"дә милли республикаларга, шәхсән Татарстанга, президент институтын саклап калуга төрле карашлар бар. Һәм бу шартларда безнең "ак кирмәнебез" уңай карашлы көчләргә таянып эшләде, үз фикерен алар аркылы җиткерергә тырышты", ди белгеч.

"Ауропалы Татарстан" сәяси блогында республикада президентлыкны саклау турында референдум кирәк түгел диелгән һәм дәлилләр китерелгән.

"Татарстан һәм Русия Конституцияләре буенча республикабыз дәүләт булып тора. Татарстанның исә, һәр дәүләткә хас булган сыйфатлары бар - мөстәкыйль хакимият органнары, хокук системасы. Президент атамасы - нәкъ шундый сыйфат, һәм шуңа күрә Конституция буенча Татарстандагы югары вазифаның исеме "президент" булып тора. Шулай ук, федераль Конституция буенча хакимият органнары эшләү тәртибен, аларның аталышын республика дәүләт буларак үзе билгели. Булган конституцион нормаларны тормышка ашыру өчен (ул болай да тормышка ашырыла) референдум уздыру - хокукый логика эченә керми торган әйбер", диелгән блогта.

Путиннан Татарстанда президент институтын саклап калу турында тискәре фикер булмады, кимендә өч тапкыр уңай сигнал булды, дип искә ала Айрат Фәйзрахманов. 2013 елда пресс-конференциядә, 2014 елда Селигерда һәм быел 17 декабрь матбугат очрашуында.

"Әмма аның республика башлыгын "чүлмәк итеп атасагыз да була" дип әйтүе – ул Татарстанның дәүләтчелеген көлемсәрәк категориядә күзаллавын, аның өчен ниндидер "бала уены" булуын күрсәтте", ди белгеч.

"Уен" дәвам итә. Теләгән һәркем бу көннәрдә Instagramда һәм башка социаль челтәрләрдә үз аватарларына (аккаунт фотосурәтенә) "Татарстан республикасында президентлык институтын сакларга!" дигән шигар урнаштырыра ала.

XS
SM
MD
LG