Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 йомгаклары: татар интернеты


2015 ел татар интернеты өчен домен, яңа проектлар, сайтлар белән әһәмиятле булды. Ел дәвамында татар интернеты вакыйгаларына, яңа проектларына безнең күзәтүебезне тәкъдим итәбез.

2015 ел да тәмамланды. Бу елны, чын мәгънәдә, интернет елы дип атап була. Тормышның бөтен диярлек әһәмиятле өлкәләре дөньякүләм пәрәвез челтәренә күчә бара. Татарлар да бу өлкәдә калышмый. Ел дәвамында татар интернетында берсе артыннан берсе кызыклы проектлар, вакыйга-яңалыклар күзәтелде. Аларны барлап узыйк.

.tatar домены

Иң әһәмиятле вакыйгалардан, әлбәттә, .tatar доменында ачык регистрация башлануны атап була. 2015 елның 23 мартыннан башлап һәр теләгән кеше үз сайтын .tatar адресында терки ала. Моның өчен махсус сәхифәдә гариза бирергә генә кирәк.

Бу доменда хәзер инде берничә йөз сайт урнашкан. Дөрес, бу сан чагыштырмача зур түгел. Татарстанның рәсми порталы, хөкүмәт сайтлары да әлегә .ru доменында урнашкан. Google, Microsoft, Facebook, Instagram кебек дөньякүләм ширкәтләрнең .tatar доменын сатып алганы билгеле, тик әлегә бу адрес белән аларның сайтлары ачылмый.

Яндекс тәрҗемәчесе

Яндексның татар сәхифәсе
Яндексның татар сәхифәсе

​Интернетта зур резонанс тудырган хәбәр – Яндекс хезмәтенең татар тылмачын гамәлгә кертүе. Әлегә бета-версиядә эшләүче бу хезмәт ярдәмендә татар теленә һәм татар теленнән 47 телгә тәрҗемә ясап була. Бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче булып тора.

Тылмач әлегә сынау версиясендә эшли. Шуңа күрә тәрҗемә текстлары шактый хаталы чыга. Яндекс вәкилләре моны вакытлы дип, алга таба тәрҗемә эшен камилләштерәчәкләрен белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Google Translate-та да волонтерлар көче белән тәрҗемә эшләре бара. Яшь волонтерларның максаты - Google Translate дөньякүләм системына татар телен өстәү.

Мәгърифәт проектлары

Фидакарь яшьләрнең яңа һәм кызыклы проектлары арта бара. Быел “Гыйлем” фәнни сайты үз эшен башлап җибәрде. Аның максаты булып төрле фәннәргә кагылышлы яңалыкларны популяр формада халыкка җиткерү, татар фәнни телнең үсешен тәэмин итү, халыкны агарту тора.

"Гыйлем"
"Гыйлем"

​“Гыйлем” авторы Айдар Шәйхи сайтны киләчәктә онлайн татар милли лицее һәм университеты итеп күзаллый. Бүгенге көндә сайтта фәнни-популяр формада математика, психология, биология, тарих, техника, сәнгать, астрономия һәм башка өлкәләргә караган йөзләрчә яңалык, кызыклы хәбәр, инфографика, видео һәм аудиоязмалар урнаштырып барыла.

Моннан тыш интернетта башка фәнни һәм мәгълүмати проектлар да җәелә бара. Мисал өчен, Вконтакте сайтында “Гаҗәеп дөнья” дип исемләнгән төркем эшләп килә. Ул да татар телендә фәнни-популяр язмалар, дөнья турында кызыклы хәбәрләр тәкъдим итә. Игелек.ру дип исемләнгән популяр сайт дини һәм фәнни яңалыкларны берләштереп бирә. Мондый проектлар арта бара, иң мөһиме – алар берничә көнлек кенә түгел, дәвамлы булып тора.

Татар Википедиясе куркыныч астында

Быел Википедия сайтына берничә тапкыр Русиядә тыелу куркынычы янады. Аның рус бүлегендәге аерым мәкаләләрдә тыелган мәгълүмат булуы Роскомнадзорда ризасызлык уятты һәм аны блоклау ихтималын тудырды. Википедия HTTPS протоколы нигезендә эшләү сәбәпле, сайтның аерым сәхифәләрен блоклау мөмкинлеге юк. Бу очракта ул тулысынча ябылган булыр иде.

Шул ук HTTPS протоколы аркасында Википедиянең барлык бүлекләре, шул исәптән Татар Википедиясе дә блокланырга мөмкин булган. Татар Википедиясенең барлык язучылары Русиядә яшәү һәм укучыларның күбесе Русиядә булу сәбәпле бу ресурсның киләчәгенә һәм кулланылышына зур сорау куйган булыр иде. Хәер, низаглар тыныч тәмамланды, тыю гамәлләре булмады. Шулай да, киләчәктә мондый мөмкинлектән берни сакламый.

Татар телен өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр

Шулай ук 2015 елда интернетта татар телендә күпләп заманча контент барлыкка килү дә күзәтелде. Аларны һәм татарлар, һәм телне үзләштерүчеләр дә ирекле куллана ала. Интернетта дөньякүләм популяр фильмнарның татарчага тәрҗемәләре чыга башлады. Бу эш башында "Өйдә берүзе” фильмын татарчага тәрҗемә иткән Лилия Мортазина һәм “Боз чоры” мультфильмының тәрҗемәсен башкарган Газиз Фәттахов тора.

Балаларны татарча тәрбияләү өчен шактый күп ресурс эшен җәелдерде, актив тота башлады. Аларның "Сабыем" сайты, “Үчтеки” проекты кебек кайберләре белән Азатлык укучыларын инде таныштырды. Башка проектлар белән танышу безне алдагы елларда көтә.

Шулай ук интерактив татар әкиятләре ресурсы, татар телен өйрәнү өчен системалы сайт, балалар өчен интернет-канал кебек шактый файдалы һәм кызыклы ресурслар эшен алып бара башлады.

* * * *

Шулай итеп, татар интернеты үз үсешен дәвам итә. Кайбер өлкә-мәсьәләләрдә алгарыш сизелә, кайберәүләрендә, киресенчә, артка чигенешләр бар. Ничек кенә булмасын, Азатлык интернет яңалыкларын “Пәрәвез” шәлкемендә ничек бар, шулай хәбәр итәчәген алдагы елда да дәвам итәр.

XS
SM
MD
LG