Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курган имамы Али Якупов тоткарланды, өендә тентү булды


Али Якупов
Али Якупов

Курган имамы Али Якупов һәм активист Ибраһим (Эдуард) Сабитов тоткарланды. Якупов өендә тентү узды, компьютерлар һәм мәгълүмат саклаучы әсбаплар кулга алынды.

Курган имамы Али Якупов һәм Ибраһим (Эдуард) Сабитов тоткарланды. Якуповның өендә тентү булды. Имам Зиедали Мизробов эше белән кәнәгать булмаган мөселманнар соравы буенча Якупов имам итеп билгеләнгәч аңа басым башланды. Мөселманнар Мизробовның исламда тыелган сихер белән шөгыльләнүен, мөселманнар араларын бозуын, кешеләрне мыскыл итүен сөйләде.

Зарлануларны исәпкә алып, Русия мөселманнарының Азия өлеше идарәсе җитәкчелеге имам итеп Али Якуповны билгеләде. Нәтиҗәдә Курган мәчетенә килүчеләр икегә бүленде. Мизробоев яклылар намазларын өске катта, Якупов яклылар аста укый башлады.

Якупов Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылының 44-нче мәхәлләсенең имамы булганда хәдистәге сүзләрне китергән өчен яһүдләрне үтерергә чакыруда гаепләнгән иде, соңрак гаепләүләр кире алынды.

XS
SM
MD
LG