Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты эш вакытында социаль челтәрләргә керүне тыярга куша


Җәмәгать пулаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак хезмәт урынында тәртипне яхшыртырга чакырды. Социаль челтәрләр 2013 елда Русиягә $10 млрд. зыян салган, диләр.

Русия Җәмәгать пулатының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм тормыш сыйфаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак вице-премьер Ольга Голодецка эш вакытында социаль челтәрләргә үз эшләре белән керүне тыярга сорап мөрәҗәгать итте. Хәзерге кануннар эш вакытында социаль челтәрләр куллануны тыя алмый. Чикләүләрне аерым оешмалар кысаларында гына ясый алалар.

2013 елда ФБК исемле аудит оешмасы социаль челтәрләрнең Русия икътисадына $10 млрд. зыян салганын санап чыгарды, дип яза Коммерсант. Социаль челтәрләрне эш өчен куллану соңгы ике елда нык артты. Белгечләр моның икътисад өчен файдасы зуррак, дип исәпли.

XS
SM
MD
LG