Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Мостафа Җәмилевнең улын Украинага тапшырырга таләп итә


"Мемориал" рәисе Александр Черкасов
"Мемориал" рәисе Александр Черкасов

Кеше хокуклары үзәге рәисе Александр Черкасов Русиядә төрмәдә утырган Хайсер Җәмилевне Украинага тапшырырга кирәк, дип белдерде.

"Мемориал" Кеше хокуклары үзәге Русиянең Кырымтатар халкы юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең улы Хайсерне Украинага тапшырырга таләп итте. Үзәк рәисе Александр Черкасов мөрәҗәгате "Эхо Москвы" сәхифәсендә чыкты.

Хайсер Җәмилев ялгышлык белән кеше үтерүдә һәм рөхсәтсез корал тотуда гаепләнде. 2015 елның апрелендә Украина мәхкәмәсе карары белән ул 3 ел һәм 8 айга хөкем ителде. Русия мәхкәмәсе аңа 3 ел һәм 6 айлык хөкем карары чыгарды. Җәмилев Әстерхан өлкәсендә төрмәдә утыра.

Украина Хайсер Җәмилевне үзенә тапшыруны сорап Русиягә ике тапкыр мөрәҗәгать итте, икесендә дә кире кагылды. Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе 2015 елның июлендә Хайсер Җәмилевне иреккә чыгарырга, дигән карар кабул итте. Русиядән реакция булмады.

Кеше хокукларын яклаучылар Хайсер Җәмилевне Русия төрмәсендә тоту аның әтисе Мостафа Җәмилевкә басым ясау өчен кирәк, дип саный. Кичә Мостафа Җәмилевнең кызы яшәгән йортта тикшерү булды. Кызы Эльзараның улы, Мостафа Җәмилевнең оныгы Эдем Төркиядә укудан Кырымга ялга кайткан иде. Кырымтатар Мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл, "хакимиятләрнең басым ясау өчен балалар һәм яшьләрне куллануы "аеруча түбән", дип белдерде Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG