Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллинга Тукай бүләген бирү тәкъдимен Уфа татарлары да хуплый


Язучы Зәки Зәйнуллин
Язучы Зәки Зәйнуллин

6 февраль Уфада "Мирас" оешмасы милләтпәрвәр язучы Зәки Зәйнуллинны Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итеп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады.

"Мирас" татар милли-мәдәни үзәгенең идарә утырышында оешманың Дүртөйле, Борай, Балтач, Илеш, Дәүләкән, Стәрлебаш районнары бүлекчәләре рәисләре катнашты. Чарада бүгенге көндә Стәрлебашта яшәп иҗат итүче билгеле милләтпәрвәр, техник фәннәр докторы, язучы Зәки Зәйнуллинны Габдулла Тукай исемендәге премиягә тәкъдим иттеләр. “Мирас” оешмасы рәисе Дамир Шәрәфиев:

​“Зәки Зәйнуллинның җәмәгатьчелек эшчәнлеген күпләр белә. Ләкин сүз ул хакта түгел. Бүген без аның язучы буларак эшчәнлеген хөрмәтләп җыелдык. Зәки Зәйнуллин соңгы биш елда гына да “Йөз дә бер хикәя”, “Наган”, “Бойцы отряда Блюхера”, “Эстәрлебаш мәдрәсәсе”, “Эстәрлебаш университеты”, “Агай-эне, таныш-белеш” дигән китаплар нәшер итте. Алты пьеса авторы. Аның әсәрләре милләтпәрвәрлек тәрбияләү, үзаңны күтәрү көченә ия. Без Татарстанның “Мөслимә”хатын-кызлар оешмасының Зәки Зәйнуллинны “Татар-ир егетләре” китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим итүне хуплыйбыз һәм шуңа кушылабыз. Зәки Зәйнуллин, һичшиксез, бу югары бүләккә лаек шәхес”.

Чарада Зәки Зәйнуллин үзе дә катнашты һәм узган еллардагы эзәрлекләнүләре, бүгенге хәле турында сөйләде:

“Көч структураларыннан миңа узган ел көз килделәр. Мин мунча ягып йөри идем, кулда – балта. Ике штат киемендәге кеше мине үзләре белән алып китәргә килүләрен әйтте. Мин – яшәсемне-яшәгән, ашасымны-ашаган кеше. Утыз елдан артык хәрби хезмәттә булдым. Бүген килеп куркасым юк. Чөнки мин, канун буенча, үз фикерләремне әйтергә хокуклы. Аның өчен хөкем итү канунда каралмаган. Мин беркая да китмим. “Әгәр көч белән алып китәргә теләсәгез, каршы торачакмын. Берегезне барыбыр чабып өлгерәчәкмен”, дидем. Шуннан алар икенче көнне килергә ышандырып, чыгып киттеләр.

Икенче көнне минем хакта күршеләрдән сораштырганнар. Алар мине тыныч кеше, урамга чыкканы да юк дип бәяләгән. Ел ахырында миңа җинаять эше ачылу турындагы документны имзаларга килделәр. Мин: “Ачканда имза куймадым, япканда да куясым юк”, дип аларны чыгарып җибәрдем. Шулай, узган елдан мине тынычлыкта калдырдылар.

Рәхәтләнеп иҗат итәм. Дөрес, бар китапларымны да дәүләт нәшриятлары чыгарып өлгерми. Үзнәшер дә чыгарам. Стәрлебашка кайткач ике китабым гына казна акчасына чыкты. Алар: “Бойцы отряда Блюхера” һәм “Татар-ир егетләре” китабы. Калган дүрт китапны үзем чыгардым. Чөнки матди хәлем начар түгел. Ә кабат Казанга китү мәсьәләсендә җавабым бер – мин анда башка китмәячәкмен.”

Утырышта егермедән артык китап авторы Зәки Зәйнуллин иҗатына зур бәя бирелде. Зәки Зәйнуллинга Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирү өчен Рөстәм Миңнехановтан “ярдәм ихласлыгы” күрсәтү соралган.

Башкортстанда яшәп Габдулла Тукай премиясен алучылар нибары ике генә кеше. Алар – Фәридә Кудашева һәм Рим Хәсәнов.

XS
SM
MD
LG