Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллин


Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин
Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин – татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты (2001). Милли дәүләтчелек, мөстәкыйльлек, республика суверенитеты өчен җәелгән иҗтимагый-сәяси көрәш барышында Зәки Зәйнуллин иң радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып таныла.

Тормыш юлы

Зәки Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туган. 1950 елда үз авылларындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бер ел ат җигеп колхозда эшли, аннары 1951-1952 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика фәннәре һәм рус теленнән балаларга дәресләр бирә.

1952 елда гаскәри хезмәткә чакырылып, Өркет шәһәрендә өчьеллык хәрби авиация-техника училищесында укый, училищены тәмамлагач, 1955-1958 елларда техник-лейтенант сыйфатында Ленинград хәрби округы авиация бүлекләрендә реактив ИЛ-28 бомбалау очкычларын техник хезмәтләндерү эшендә була.

1958 елда, хәрби белемен арттыру теләге белән, Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына янәдән укырга керә һәм 1963 елда аны уңышлы тәмамлап 1967 елга кадәр гаскәри базаларда атом, водород бомбаларын эксплуатацияләү хәрби инженеры булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул ракета техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара, 1967-1970 елларда Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесының адъюнктурасында укып ракета моторларының ныклык һәм ягулык хасиятләренә караган фәнни тикшеренүләре нигезендә диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1970-1978 елларда 3әки Зәйнуллин СССР Стратегик ракета гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978-1988 елларда ул Рига Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе хезмәтендә. Аның хәрби-фәнни хезмәт эшчәнлеге ракета моторлары ныклыгын һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә караган дистәләрчә гыйльми казанышлары һәм ачышлары белән тамгаланган.

Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси програмнарын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш, дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый. 1988 елда Латвия халык фронты канаты астында республикада яшәүче татарларның «Идел» исемендәге милли җәмгыятен оештыручыларның берсе була. 3әки Зәйнуллин 1988 елның декабрендә үзе теләп хәрби хезмәттән китә һәм 1989 елның маенда Казанга күченә.

2013 елның җәендә Зәки Зәйнуллин “Казаннан өметем өзелде, туган туфрагымда җирләнәсем килә”, дип туган авылы Эстәрлебашка күченеп кайта.

Сәяси эшчәнлек

3әки Зәйнуллин татар зыялылары арасында көчәеп барган милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып китә. Ул төрле юнәлештәге милли фирка-җәмгыятьләр (Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» фиркасе, «Суверенитет» комитеты һ.б.) оештырган митингларда, пикетларда актив катнаша, кайнар чыгышлар ясый, газетларда кыю фикерле мәкаләләрен, мөрәҗәгатьләрен бастыра, интервьюлар бирә, 1991 елның маенда бер төркем милләтпәрвәр фикердәшләре (Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановлар һ. б.) белән бергә Татарстанда Русия президентын сайлауны уздырмаска дигән таләп белән Казанның Ирек мәйданында ачлык тота.

Иҗтимагый-мәдәни «Мәрҗәни» оешмасының президенты буларак ул, сөргеннән туган җирләренә әйләнеп кайткан Кырым татарларына ярдәм итү максаты белән, халык арасында кием-салым, төрле көнкүреш әйберләре җыюны оештырып, аларны зур КамАЗ машиналарына төятеп, Кырымга илтеп кайта. 1992 елның августында Ичкериянең беренче президенты Җәһәр Дудаев чакыруы белән Грозный шәһәрендә кунакта була, Ичкерия Дәүләт шурасында чыгыш ясый.

Әдәби иҗат

Иҗтимагый-сәяси активлык белән беррәттән, бу елларда 3әки Зәйнуллинның әдәби иҗаты ачылып китә.

Авторның балачак һәм үсмерчак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш күренешләрен дә үз эченә алган «Галимулла бабай күгәрченнәре» (журнал басмасы 1990), «Сугыш алды малайлары» (1991), «Каршы таулар», «Урам» («Үрләр аша» повесте белән башланган трилогиянең икенче, өченче кисәкләре, 1993), «Ата нигезе» (1997), «Эстәрлебаш фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003) повестьлары, маҗара жанрында язылган «Ат караклары» (1996) романы белән «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.

Язучы иҗатындагы икенче бер зур тематика – Совет армиясе, хәрбиләр, хәрби уку йортлары курсантлары, укытучылар, илнең кораллы көчләрен яңа төр кораллар белән тәэмин итүче хәрби инженерлар, уйлап табучылар, галимнәр тормышы, шулар турындагы әсәрләр. «Полковникны озату» (1991), «Ракета училищесы» (1997), «Атом полигоны» (1998), «ИЛ-28» (2001) повестьлары, күп санлы хикәяләр һәм публицистик язмалар – шулар җөмләсеннән. Алар вак күренешләренә кадәр диярлек чынбарлыкта булган реаль вакыйгаларга, авторның үз биографиясенә бәйле истәлекләргә, үз кичерешләренә нигезләнеп язылганнар. 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышына багышланган, әсир төшкән татар солдатының язмышы һәм аңа фин офицерының мөнәсәбәте аша сугыш чынбарлыгын психологик-әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Гарасатлы юллар» (2002) повестен да шушы төркем әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин.

Татар тарихы, бигрәк тә туган авылы Эстәрлебаш төбәгенең үткәне, бу төбәктән чыккан, яки анда яшәгән күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматлар белән кызыксына, аларны терки-туплый бара. Атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаевның 1899 елда Казанда басылган һәм бер нөсхәсе 3әки Зәйнуллинның шәхси китапханәсендә сакланган «Тарихы Эстәрлебаш» исемле китабын укыр өчен, ул махсус рәвештә гарәп хәрефләрен өйрәнә. Соңыннан бу тарихи материаллар әдипнең «Эстәрлебаш мәдрәсәсе» исемле зур гына мәкалә-очеркында һәм «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле күләмле роман-кыйссасын язганда киң файдаланыла.

2010 елда «1941нең арбалы хатыннары» әсәре Татар академия театрында сәхнәгә куела.

Википедия язмасы: Зәки Зәйнуллин
XS
SM
MD
LG