Accessibility links

"Туган телем – русский"


Татар теленә каршы үткәрелгән митингларның берсе (Казан, 2011 ел)
Татар теленә каршы үткәрелгән митингларның берсе (Казан, 2011 ел)

Социологик тикшерүләр шуны күрсәтә: Татарстанда туган теле итеп урыс телен санаган татарларның саны арта. Балалар бакчаларында татар теле әле әйбәт укытылса, югары уку йортларында ул килмешәк хәлендә.

Бу хакта Азатлыкка Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

Габдрахманова – социология фәннәре докторы. Ул җитәкләгән бүлек ике юнәлештә эшли. Беренчесе – татар халкының традицион мәдәниятен өйрәнү. Икенчесе – Татарстанда һәм татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдә этник процессларны анализлау. 2014 һәм 2015 елларда галимә ике зур социологик тикшерүдә катнашкан: берсе Татарстанда яшәүче халыкның нинди телләрдә сөйләшүен ачыкласа, икенчесе – татар һәм урыс телләренең кулланылыш даирәсен чагыштырган. Нәтиҗәләр аяныч, сөенергә дә җирлек бар.

Татар теле бирешә

2002 ел белән 2010 еллар арасында ана телендә сөйләшә белгән татарларның саны бер миллионга кимегән. Ике җанисәп нәтиҗәләрен чагыштырсаң, әнә шундый коточкыч сан килеп чыга. Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, бу куркыныч тренд дәвам итә һәм моңа Русиянең мәгариф системы гаепле: ул туган телне санга да сукмый.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

– 2014 елда без Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче 1200 кешене сораштырдык. Казан белән Чаллыда да эшләдек. Күбрәк татарлар яшәгән Әлмәт, Азнакай, Арча кебек якларга да бардык. Күпчелекне урыс халкы тәшкил иткән Яшел Үзән, Чистай шәһәрләрендә дә җавапларны җыйдык. Ахыр чиктә Татарстан турында аек фикер йөртергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗә туды. Татар яшьләре арасында туган теле итеп фәкать урыс телен генә санаган кешеләрнең саны арта. Татар теле белән беррәттән урыс телен дә туган теле итеп күргән яшьләр дә шактый күп. Бу, әлбәттә, безне нык борчый. Шул ук вакытта уңай тенденцияләр дә юк түгел. Мәсәлән, яшьләр арасында татар телен аралашу теле буларак кулланучылар саны арта. Урыс яшьләре арасында исә, әкренләп булса да, “мин татарча беләм” диючеләр күбәя, - ди Габдрахманова.

Т а т а р т е л е н б е л ү д ә р ә җ ә с е

Шәһәр татарларыШәһәр урысларыАвыл татарларыАвыл урыслары
Иркен сөйләшәм, укыйм, язам66,7%1,4%87,1%2,5%
Иркен сөйләшәм, әмма авырлык белән укыйм һәм язам16,2%1,9%4,7%4,2%
Авырлык белән сөйләшәм8,6%8,2%4,7%2,5%
Аңлыйм, әмма сөйләшмим6,7%27,3%1,8%30,3%
Бу телне белмим1,8%61,2%0,6%60,5%

Укыту сыйфатына зарланалар

Сораштырулар ачыклаганча, мәктәпләрдә татар теленең укытылыш сыйфаты бик күп кешене борчый икән. Татар телен мәҗбүри рәвештә укытырга кирәкми дип уйлаучылар татарлар арасында да, урыслар арасында да арта. Шулай да, мәктәпләрдә татар телен укытырга кирәк дигән фикерне республика халкының өчтән ике өлеше һаман да хуплый.

Халыкны телне укыту сыйфаты һич канәгатьләндерми

– Халыкны телне укыту сыйфаты һич канәгатьләндерми. Ата-аналар балаларының вакытларын кызгана: беренчедән, хәзерге методика белән, ничә ел укып та, телне үзләштерә алмыйлар, икенчедән, ул телнең кирәге чыгармы? Татарлар арасында да, урыслар арасында да татар телен укыту күләмен киметергә кирәк дип уйлаучылар саны арта. Әлбәттә, урыслар арасында андыйлар күбрәк. Татар районнарында исә болай уйлаучылар юк диярлек.

Шәһәр татарларының ана телен белү дәрәҗәсе, яшь буенча

18-2425-3435-4445-5455-6465+
Иркен сөйләшәм, укыйм, язам63,5%63,9%55,4%69,0%72,6%77,8%
Иркен сөйләшәм, әмма авырлык белән укыйм һәм язам14,9%13,4%17,9%18,4%17,8%15,6%
Авырлык белән сөйләшәм9,5%8,2%17,9%6,9%5,5%4,4%
Аңлыйм, әмма сөйләшмим8,1%10,3%7,1%5,7%4,1%2,2%
Бу телне белмим4,0%4,2%1,7%---

Балалар бакчасында – әйбәт, ПТУда – начар

2015 елда этнологик тикшеренүләр бүлеге Татарстан дәүләт телләренең укытылыш сыйфатын тикшерә. Татар теле һәм урыс теле укытучыларын, мәктәп укучыларын, ПТУ һәм югары уку йортлары студентларын, мәгариф өчен җаваплы түрәләрне сораштыралар. Тикшерү Казанда гына үткәрелә.

Хәтта татар булмаган ата-аналар да балаларының татар телен өйрәнүенә каршы чыкмый

– 800ләп мәктәп укучысы, 500ләп студент һәм тагын ПТУда укый торган 400ләп яшүсмерне сораштырдык. Балалар бакчасына килгәндә, бар да яхшы. Тәрбиячеләр соңгы елларда чыккан татар теле әсбапларыннан бик канәгать: яңа методика үтемле, ул эшли, диләр. Сабыйлар, чыннан да, ике телне үзләштереп үсә. Хәтта татар булмаган ата-аналар да балаларының татар телен өйрәнүенә каршы чыкмый, - ди Гөлнара Габдрахманова. – Ә менә мәктәптә вазгыять үзгәрә.

Габдрахманова сөйләвенчә, сораштыруда катнашкан мөгаллимнәр дә, укучылар да әлеге дә баягы методикадан зарлана: авыр әдәби текстларны укырга туры килә, грамматика артык күп, ә аралашырга өйрәтә алмыйлар. Шул ук вакытта соңгы бер-ике елда дөнья күргән әсбаплар да уңышлы килеп чыккан: аларга таянып эшли башлаган укытучылар бу дәреслекләрне югары бәяли.

– Профтехучилищеларда хәлләр бөтенләй начар. 1990нчы елларда алар бик авыр хәлдә калды. Кем ничек булдыра ала – шулай көн күрә. Иганәче оешмасы булса, әле ничек тә булса кирәкле җиһазын да сатып ала, дәреслекләр белән дә тәэмин итә. Ләкин күбесенчә ПТУлар мескен хәлдә. Тик аларга барыбер тулы урта белем бирергә кирәк. Димәк, татар телен дә укытырга тиешләр. Әмма аның сыйфатына беркем игътибар итми – “дәрес керә бит инде” дип кенә укыталар, - дип сөйли Габдрахманова. – Шулай да, хәтта мондый авыр хәлдә калган уку йортларында да үз эшләренең чын җанатарлары очрый. Мәсәлән, медицина училищесында бер укытучы үз көче белән махсус медицина хезмәткәрләре өчен татар теле дәреслеге чыгарган. Башка училищеда тагын бер шундый энтузиаст слесарьлар өчен татар теле әсбабын язган.

Югары уку йортларына татар теле кирәкми

Һөнәри-техник училищеларда татар теленең хәле начар булса, югары уку йортларында ул бик начар. Тикшерү ачыклаганча, Казан вузларында ул өйрәнелми диярлек (әлбәттә, бу очракта татар теле бүлекләре, филология факультетлары турында сүз бармый). Искәрмә – архитектура-төзелеш университеты.

– Анда бит заманында татар телле төркемнәр дә булган, үзләре татарча дәреслекләр дә чыгарганнар. Төзелеш университетында ул традицияләрне азмы-күпме саклыйлар. Медицина университетында исә татар теле фәкать социаль хезмәткәрләргә генә берникадәр керә. Ә бит алар булачак табибларны укыталар. Пациентлар, гади халык, конкрет кешеләр белән эш итә торган һөнәр вәкилләре һичшиксез дәүләт телен үзләштерергә тиеш ләбаса, - ди Габдрахманова.

Шәһәр урысларының татар телен белү дәрәҗәсе, яшькә карап

18-2425-3435-4445-5455-6465+
Иркен сөйләшәм, укыйм, язам1,8%1,2%2,7%2,4%--
Иркен сөйләшәм, әмма авырлык белән укыйм һәм язам1,8%3,5%1,4%-4,1%-
Авырлык белән сөйләшәм12,3%5,9%6,8%7,2%13,5%3,6%
Аңлыйм, әмма сөйләшмим31,6%35,3%25,7%33,7%21,6%10,7%
Бу телне белмим52,5%54,1%63,4%56,7%60,8%85,7%

Язуларның 5%ы гына татарча башкарылган

2015 елда Гөлнара Габдрахманова башкарган тагын бер проект – Казанның тел ландшафтын өйрәнү. Галимнәр Казанның 7 урамында урнашкан 1500 урам күрсәткече, элмә такта, кыскасы, визуаль мәгълүмат чараларын тикшерә.

Казанда урам күрсәткечләренең күбесе татар телен санга сукмый
Казанда урам күрсәткечләренең күбесе татар телен санга сукмый

– Урамнарга чыкканчы, язуларның тәртибен билгели торган кануннарны өйрәндек. Бактың исә, федераль кануннар да, республика кануннары да икетеллелекне хуплый гына. Бернинди тыюлар юк – рәхәтләнеп ике телдә яза аласың! Әмма мотивация дә юк. Әлбәттә, татарча язмаган өчен кибет яки ашханә хуҗасын җәзага тартып булмый – бу аның шәхси бизнесы бит. Ләкин татарча да язган очракта аңа грант бирелсә, ике дәүләт телен дә куллана торган эшкуарлар саны бермә-бер артыр иде, минемчә. Әлегә исә без тикшергән 1500 визуаль мәгълүмат чарасының 5%ы гына ике телдә башкарылган. Бу санга дәүләт карамагындагы оешмалар да керә. Әле аларда да урысча текст зуррак хәрефләр белән, ә татарчасы кечкенәрәк шрифт белән язылырга мөмкин. Яисә урысча тулы мәгълүмат бирелә, ә татарчасында кыскартылган килеш кенә языла. Кыскасы, телләр тигезлеге әлегә хыялда гына кала бирә.

XS
SM
MD
LG