Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада Рим папасы белән Урыс патриархы очрашуы узачак


Һавана һава аланында узачак очрашу ике сәгатькә исәпләнә.

Бүген Кубада Урыс патриархы Рим папасы белән очрашачак. Мәскәү һәм Русия патриархы Кирилл һәм католик чиркәве башлыгы Франциск ике сәгатькә исәпләнгән очрашуны Хосе Марти исемендәге һава аланында уздырачак. Рим папасы Мексикага сәфәре барышында Кубада туктаячак, ә инде Һаванага килгән Урыс патриархы очрашудан соң Латин Америкасына китәчәк.

Очрашуда сүз христианнарны эзәрлекләү турында барачак. Сөйләшү нәтиҗәсендә уртак декларация кабул ителәчәк.

Православ һәм католиклар башлыкларының очрашуы турында сөйләшүләр ике чиркәү арасында 20 елга якын дәвам итте. Христиан дине тарихында католик һәм православ чиркәү башлыклары XI гасырдагы бүленүдән соң беренче тапкыр очраша.

XS
SM
MD
LG