Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Муса Җәлил юбилеена багышланган чаралар узды


Муса Җәлилгә багышланган күргәзмәдә
Муса Җәлилгә багышланган күргәзмәдә

15 февраль Мәскәүдә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган очрашулар узды. 19 февральдә башкаланың шагыйрь исемен йөрткән мәктәптә "Гасырларда калырлык батырлык" дип аталган бәйгенең концерты булачак.

Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырылган очрашуларның беренчесе шагыйрьгә куелган һәйкәл янында аның исемен йөрткән урамда булды. Ул очрашуда Русиянең язучылар берлегеннән дә, бүлгенең хакимияте җитәкчеләре дә, Мәскәүнең төрле тармакта эшләүче зыялылары да катнашты. Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан якташлары оешмасы бу датага багышлап истәлек медальләре дә эшләткән һәм аларны вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин иҗтимагый тормышта актив катнашкан кешеләргә тапшырды. Очрашуда катнашучылар үзләренең чыгышларында Муса Җәлилнең батырлыгы турында сөйләделәр, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп ишеттерде. Бу очрашуга килүчеләр Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Очрашуда шулай ук хәрби оркестр да уйнап торды.

Шагыйрь һәйкәле янындагы чарадан күренеш
Шагыйрь һәйкәле янындагы чарадан күренеш

Берничә сәгатьтән тантаналы очрашу Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә дәвам итте. Ул очрашуда Татарстаннан шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәрире Ленар Шәех тә катнашты һәм ул Муса Җәлилнең әле генә ике телдә – татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән “Моабит дәфтәре” дип аталган китабын тәкъдим итте. Ул: “Без Муса Җәлил китапларын ел саен нәшер итәргә тырышабыз. Бер-беребезне белеп, бөекләребезне хөрмәт итеп яшик”, диде. Шулай ук Казаннан килгән язучы, рус телле “Идел” журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова Татарстанның 40 мәшһүр кешесенә багышланган “Мәңгелек кешеләр” дип аталган китабын тамашачылар игътибарына тәкъдим итеп, бу китапның язылу тарихы турында сөйләде. "Бу очрашуның Мәскәүдә Әсәдуллаев йортында уздырылуы бик зур символга ия, чөнки биредә Муса Җәлил әдәбият түгәрәге алып барган, биредә озак еллар эшләгән. Минем бабам Габдрахман Әпсәләмов тә Муса Җәлил оештырган әдәбият түгәрәгендә шөгыльләнгән", диде.

Сәхнәдә Ринат Мөхәммәдиев (с), Равил Әхмәтшин, Әхтәмҗан Абдулхан, Татьяна Малышева
Сәхнәдә Ринат Мөхәммәдиев (с), Равил Әхмәтшин, Әхтәмҗан Абдулхан, Татьяна Малышева

Очрашуда шулай ук язучы Ринат Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Ул, миңа Муса Җәлилне белгән күп кенә язучылар белән эшләргә туры килде, дип истәлекләре белән уртаклашты. Мәдәни үзәктә шулай ук Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен күп кенә танылган милләттәшләр укыганы язылган видеотасма да күрсәтелде. Анда шагыйрьнең ул шигырен рус һәм татар телләрендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Фәрит Мөхәммәтшин, Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Фәридә Корбангалиева, Ренат Ибраһимов, Бари Алибасов һәм башкалар сөйләде.

Шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклар Лиза һәм Михаил
Шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклар Лиза һәм Михаил

Медальләр тапшыру мәдәни үзәктә дә дәвам итте. Вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин: ”Без ул медальләрне мең данә ясаттык, әле аларны ел дәвамында лаеклы кешеләргә тапшырачакбыз”, дип белдерде. Очрашуда шулай ук медаль белән бергә Мәскәүдәге юбилейда катнаша алмаган, Казанга тантаналарда катнашыр өчен киткән Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханымның мөрәҗәгатен дә тапшырдылар. Шагыйрьнең гаиләсеннән аның оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Лиза Малышева һәм Михаил Митрофанов катнашты. Алар өчесе дә танылган музыкантлар. Татьяна Малышева пианинода уйнады, аның балалары скрипкада татар композиторларының әсәрләрен башкарды.

Очрашуда шулай ук мәдәни үзәктә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр һәм Петербурның Мариин театрында эшләүче җырчы Тимур Абдикеев шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарды. Тамаша “Җырларым” дип аталган әсәрне барлык катнашучылар башкаруында тәмамланды.

Һәйкәлгә чәчәкләр салу
Һәйкәлгә чәчәкләр салу

Мәскәүдә шагыйрьнең туган көненә багышланган тагын бер очрашу 19 февральдә 1186нчы санлы Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәптә булырга тиеш. Анда төбәкара уздырылган “Гасырларда калырлык батырлык” дип аталган бәйгенең гала концерты булачак. Ул бәйгедә 150дән артык иҗади эшләре белән катнашкан, Русиянең күп кенә төбәкләреннән, ул исәптән Оренбур, Төмән, Сембер, Түбән Новгород, Татарстанның Чистай, Зәй районнарыннан, Мәскәүдән лауреат исемнәренә лаек булган балалар да чыгыш ясаячак. Шунысын да әйтергә кирәк, бу төбәкләрдән килгән укучыларның һәр иҗади эше, фәнни тикшерү һәм эзләнүләр нәтиҗәсе барысы да бары тик татар телендә язылган. Бәйгедә катнашкан ул эшләргә дә бәя биреләчәк иң яхшы эшләрнең авторлары Мәскәүгә киләчәк.

Юбилей чараларын оештыручылар Муса Җәлилнең туган көненә багышланган очрашуларның соңгысы Германиянең Берлин һәм Магдебург шәһәрләрендә узачак дип әйттеләр.

XS
SM
MD
LG