Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның һава киңлеге Украина диспетчерлары карамагында кала


"Беларус һава ширкәте" очкычы
"Беларус һава ширкәте" очкычы

Кара диңгез өстеннән очкан чит ил очкычларын, алар Кырымга якынайса да Украина һава хезмәте диспетчерлары күзәтәчәк.

Украина хакимиятләре Русиянең төрле мәгълүмат чараларында таралган Европаның авиация иминлеге агентлыгы (EASA) белдерүе турындагы хәбәрне дөреслеккә туры килми дип белдерде. Элегрәк EASA һава ширкәтләренә ярымутрау өстеннән очу мөмкинлеген карарга чакыра дип хәбәр ителгән иде. Берүк вакытта EASA, Кырымның Русия тарафыннан яулап алынуына карамастан бу очышлар Украина диспетрчерлары җаваплылыгында кала исә дип ышандырды. Украина ягы яңлатмасына караганңа, биредә сүз ярымутрауның үзе түгел, ә Кара диңгез өстеннән булган очышлар турында бара.

"Кырым автоном республикасы һава киңлекләре һәм аңа караган сулыклар өстеннән очышлар һаман да очкычлар өчен ябык кала", диелә Украинаның инфраструктура министрлыгы белдерүендә.

EASA Кара диңгез өстеннән ике маршрутта очарга тәкъдим итә. Алар Кырымнан шактый еракта ята. Чит ил ширкәтләре очкычларын элеккечә Украина һава хезмәте диспетчерлары контроль итәчәк.

Әлегә кадәр EASA, иминлекне күз алдында тотып, Кырым өстеннән һәм ярымутрага якын диңгез өстеннән дә очышларны булдырмау ягында иде. Агентлык хәзер исә куркыныч кимеде дигән фикергә килгән.

XS
SM
MD
LG