Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Ана теле көнендә Казан үзәгендә митинг уздыра алмады


Татар активистлары Ана теле көнендә Казан үзәгендә митинг уздыра алмады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:50 0:00

Татар активистлары Ана теле көнендә Казан үзәгендә митинг уздыра алмады

18 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе татар активистларының шәһәр хакимиятенең аларга митинг уздыруга рөхсәт бирмәвенә карата дәгъвасын кире какты. Активистлар бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Шикаятьче Радик Зинанов 16 февральдә 11 сәгать 20 минутта Казан шәһәр башкарма комитетына башкаланың Бауман урамында Шаляпин һәйкәле һәм сәгать яны, Тукай мәйданында Гумилев һәйкәле, Татарстан урамында Камал театры яны һәм Пушкин урамында Вахитов һәйкәле янында, ягъни биш урынның берсендә 21 февраль - халыкара Ана теле көненә багышлап митинг уздыру теләген белдерә.

Ләкин шәһәр башкарма комитеты бу биш урынның да 21 февральдә һәм Зинановкүрсәткән вакытларда башка оешмалар чараларына бирелгән булуын күрсәтеп, 17 февральдә 14 сәгать 25 минутта бу мөрәҗәгатьне кире кага һәм татар активистларына Казанның Крылья Советов паркы яисә Дәрвишләр бистәсендә митинг уздыруны тәкъдим итә.

Радик Зинанов Казан шәһәре башкарма комитетының бу җавабы белән килешмичә 17 февраль кичендә башкаланың башкарма комитетын мәхкәмәгә бирә.

Зинанов мәхкәмә шикаятендә шәһәр хакимиятенең үз белдерүенә җавабын нигезсез дип табуны һәм 21 февральдә Казанда үзләре белдергән биш урынның берсендә 13.00-15.00 сәгатьләре арасында митинг үткәрүгә мөмкинчелек бирүне таләп итә.

Нәтиҗәдә, 18 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе әлеге эш буенча мәхкәмә утырышы уздырды.

Кичке якта узган мәхкәмә утырышына Радик Зинанов ягыннан 15ләп татар активисты катнашты, Казан башкарма комитетыннан бер вәкил килде.

Зинанов мәхкәмә башында ук хөкемдар белән утырышны татар телендә уздыру темасында кызу гына бәхәсләшеп алды. Хөкемдар үзе татар булуга карамастан, мәхкәмәнең урыс телендә узачагын һәм шикаятьче урысча аңламаса аңа тәрҗемәченең кирәк булачакмы, юкмы икәнен сорап, Татарстанда ике дәүләт теле булуын күрмәмешкә салышты. Дүрт биш мәртәбә тәрҗемәче кирәкме дигән кат кат бирелгән сорауга Зинанов башта мәхкәмәдә татар телендә үз фикерен белдерергә җыенуын әйтсә дә, алга таба мәхкәмә утырышының башка көнгә күчерелүен теләмичә хөкемдарның утырышны урыс телендә уздыру теләгенә каршы килә алмады.

Шулай итеп мәхкәмә утырышы урыс телендә башланды һәм аннан ике якның фикерләре тыңланды.

Зинанов шәһәр башкарма комитетының шәһәрдәге биш урынның берсендә митинг уздыру теләген канәгатьләндермичә үз хокукларының бозылуын әйтте һәм берүк вакытта Казан башкарма комитетының үз белдерүенә мөрәҗәгать вакытын күрсәткән тиешле мөһернең сугылмавын һәм шулай итеп башка оешмаларның белдерүләрен үзенекенә караганда алданрак бирелгән итеп күрсәтелгән булу ихтималын җиткерде.

Зинанов мәхкәмә утырышы барышында үзе күрсәткән урыннарда чара уздырырга җыенган биш оешманың бишесенә дә шалтыратып чыгуын, бу биш оешмаларның өчесенең телефоннарының бөтенләй эшләмәвен, бер оешманың үз чараларын 10.00-11.30 сәгатьләре арасында уздырырга җыенуларын, ә бер оешманың исә, үз чараларын урамда уздыру хокуклары булмавын, бары тик бина эчендә яисә паркта уздыру мөмкинлеге булуы турында әйтүен дә хөкемдарга җиткерде.

Хөкемдар шикаятьченең белдерүенә шәһәр башкарма комитетының ни өчен тиешле вакытны күрсәткән тиешле мөһерне сукмавы белән кызыксынса да, анык кына җавапны ала алмады. Башкарма комитет вәкиле үзләренә килгән барлык документларга да тиешле мөһернең сугылуын, бу очракта ни өчен сугылмаячагын ачыкларга тырышачагын әйте.

Бер сәгатькә барган мәхкәмә утырышы ахырында хөкемдар шикаятьче Радик Зинановның шикаятен кире какты.

Радик Зинанов мәхкәмә чыгышында Азатлыкның сорауларын җаваплап, елдан-ел, көннән-көн татар теленең кысылуын, Татарстан Конституциясендә татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә аның дәүләт теле булып тормавын белдерде.

"Моны бүген мәхкәмә утырышында да күрергә мөмкин булды. Мин утырышны татар телендә алып баруны теләсәм дә, таләп итсәм дә хөкемдар Дәүләтшина миңа авыз ачырга да ирек бирмәде, сезгә тәрҗемәче кирәкме дип минем авызымны япты. Шулай итеп минем татар телендә сөйләү хокукымны катгый рәвештә бозды. Ә бит минем шәһәр хакимиятенә дә, аннан килгән җавап та, мәхкәмәгә бирелгән мөрәҗәгатем дә татар телендә язылган. Татар телендә язылгач мәхкәмә дә татар телендә үтер дип уйлаган идем. Әмма хөкемдар Татарстанда татар телендә бернинди хөкем чыгармый.

21 февраль Халыкара Ана теле көне митингын Дәрвишләр бистәсе һәм Крылья Советов паркында уздырырга кушу - ул татар телен һәм Татарстанны мыскыллау дип уйлыйм.

БМО игълан иткән шушы көндә дә без шәһәр уртасында шушы митингны үткәрә алмыйбыз икән, нигә республиканы Татарстан республикасы дип атарга, нигә аның Конституциясендә татар теле дәүләт теле дип язырга алайса?

Шуңа күрә, без шәһәр читендә, беркем дә йөрмәгән җирдә бернинди чара да үткәрмәячәкбез", дип Зинанов үз фикерләрен җиткерде һәм мәхкәмә карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерде.

Шуны да әйтергә кирәк, хөкемдәр Азатлык хәбәрчесенең мәхкәмә утырышында үзен төшерүенә катгый рәвештә каршы чыкты, бары тик шикаятьче ягын гына төшерүгә рөхсәт бирде.

XS
SM
MD
LG