Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү милли телдә язучы авторларның чит илдән финанслануын тыярга җыена


Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин

Удмурт язучысы милли телдә иҗат итүче яшьләрнең беренче китапларын чит ил акчаларына чыгаруын әйтте. Нарышкин бу хәлгә чик куярга чакыра.

Русия Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин милли телләрдә язучы Русия авторларының чит илдән финанслануына чик куярга кирәк дип саный. Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә багышланган утырышта Удмуртия Пен-клубы вице-президенты Алексей Арзамазов республикадагы яшь язучылар үз китапларын чыгару өчен акчаны фин-угыр илләреннән, аерым алганда Эстония һәм Финляндиядән алуын әйтте. Аның әйтүенчә, чит илдән финанслануы сәбәпле, әлеге авторлар үз иҗатларында киләчәкне Мәскәү, федераль үзәк белән түгел, ә нигездә Европа илләре белән бәйли.

Нарышкин әлеге хәлне проблема дип атады һәм мәсьәләне хәл итү юлларын табарга чакырды.

“Грантларга килгәндә, бу эстон грантларында эстон акчалары түгел, а мөгаен башка ил акчаларыдыр”, диде ул.

Эстония Русиядәге фин-угыр халыклары турында әледән-әле борчылу белдереп килә. 2005 елда, ул вакытта Эстония парламентының тышкы эшләр комитетында җитәкчелек иткән Энн Ээсмаа Русиядә яшәгән милли азчылыклардан, шул исәптән фин-угырлардан ярдәм сораган мөрәҗәгатьләрнең даими килеп торуын әйткән иде.

2008 елда ул вакытта Русия думасы депутаты булган Константин Косачев элекке Советлар берлегенә кергән кайбер чит дәүләтләрдә милли сәясәтне тәнкыйтьләргә тотынгач, Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес җитәкчелегендәге эстон делегациясе Ханты-Манси шәһәрендә узучы фин-угыр халыкларының дөнья конгрессын ташлап чыгып китте.

Ул вакытта Ханты-Манси шәһәрендә үткән конгресс утырышында сүз фин-угыр халыкларының тел, гореф-гәдәт, мәдәният өлкәсендәге проблемалары, ихтыяҗлары турында барды. Анда рәсми кунак буларак катнашкан эстон президенты Тоомас Һендрик Илвес үз чыгышында: "150 ел элек, фин-угырларның әле бернинди дә дәүләте булмаганда без азатлык һәм демократияне сайлаган идек, башка фин-угыр халыкларында бу юл әле дә сайланмаган", дип белдерде.

Русия рәсмиләре моны шунда ук Эстониянең Русиядәге фин-угыр халыкларын аерылып чыгып, үз дәүләтләрен коруга өндәве дип бәяләде, бу президентка лаеклы чыгыш түгел, дип белдерде.

Алай гына да түгел, соңрак чыгыш ясаган Константин Косачев, Думаның тышкы мөнәсәбәтләр комитеты рәисе, Эстониядән үч алып, аны үзендәге урыстелле халыкны эзәрлекләүдә гәепләде, Европа илләре мари активистларын эзәрлекләүне күпертә, дип белдерде.

Косачев чыгышын тыңлап та бетерми Эстониянең рәсми вәкиллеге, шул исәптән президент Илвес та, утырышлар залын ташлап чыгып китте.

XS
SM
MD
LG