Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьяновның Казанда оппозиция белән очрашуына киртәләр куела


 Михаил Касьянов
Михаил Касьянов

ПАРНАС фиркасе җитәкчесе Михаил Касьяновның Дума сайлавына әзерлек максатыннан 4-5 мартта Казанга рәсми сәфәре көтелә. Төрле тарафлардан аның бу сәфәренә каршылык башланды.

ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов әйтүенчә, бу көннәрдә ул Казандагы кунакханәләр белән сөйләшүләр үткәрә. Акчаны мулдан һәм вакытында түләгән очракта, ПАРНАС чарасын үткәрергә ризалашучылар бар, ди ул. Әмма шул ук вакытта алар да кире уйларга мөмкин дип шикләнә.

Элегрәк Шәмсединов ПАРНАС фиркасенең Вконтакте сәхифәсендә: "Grand Hotel KAZAN" вәкилләре Михаил Касьяновны кабул итү һәм ул үткәргән очрашулар өчен ике көнгә конференция залын бирү турында сөйләшеп килешенгәннән кире чигенде" дип язып чыккан иде. Инде "Вечерняя Казань" газеты хәбәр иткәнчә, кунакханә хуҗасы "Эдельвейс" ширкәтләре төркеме җитәкчесе Илшат Хәйруллин, минем өчен бернинди сәяси аспект юк, кунакханәләр базарында хәзер хәлләр авыр, хәтта Обама үзе килсә дә, аның да үзебезнең отельдә тукталуы өчен тырышачакмын, дип белдергән.

"Казан. Халык яңалыклары" дигән ВКонтакте челтәрендә 41 мең кешелек төркемдә ПАРНАС вәкиленең Казанга килергә җыенуы хакында видео эленгән. Анда төрле шәһәрләрдә аңа ташланган тортлар, булган төрле һөҗүмнәр тупланган. Башка шәһәрләр белән беррәттән видеода Казан һава аланы рәсеме дә чыга һәм монтаж ысулы белән Касьянов башы куелган кешенең битенә билгесез бер кызның торт атуы күрсәтелә. Аннан соң " Миша 2%, Велкам ту Казан!" дигән язу чыга. Видеоның авторлары билгесез.

Error rendering VK.

Әлеге видео 6 көн элек ВКонтакте челтәренә чыгарылган, ул 16 меңнән артык тапкыр каралган. Видео астында белдерелгән фикерләр дә игътибарны җәлеп итә. 19 коментар арасында күбесенчә аптыраган, аңламаган һәм Касьяновка кызганыч белдергән фекерләр урын алган. Аларга үзен Акмәчеттән дип күрсәткән Михаил Петренко исеме астындагы кеше Касьяновның гаебе нәрсәдә булганын иренмичә аңлатып бирә. Комментар калдыручыларның берсе Арчадан Илгизәр Исмәгыйлев татарча "бозылган күкәй әзерләгә кирәк" дигән тәкъдим кертә. Казаннан Александр Егоров Касьяновны җәберләүчеләр турында: "Бу кешеләр һитлерюгендтан яки "Уң сектор"дан нәрсә белән аерыла соң?" дигән сорау куя.

ПАРНАС фиркасе башлыгының програмында җирле хәбәрчеләр белән матбугат очрашуы, эшмәкәрләр белән очрашу һәм Татарстандагы ПАРНАС, Прогресс, Яблоко һәм тагын берничә демократик фирканең җирле бүлекләре вәкилләре белән очрашу да планлаштырылган.

"Эшмәкәрләрдән әлегә 20ләп кеше очрашуга теләк белдерде, калганнары килерме күрербез", ди Шәмсединов. Әлегә очрашулар өчен 150 кешелек зал турында сөйләшүләр бара. Чаралар вакытында Дума сайлавына әзерлек мәсьәләсен тикшерергә телиләр. Әлеге фиркаләрнең Мәскәү бүлекләрендә, уртак намзәтләр чыгару турында килешүгә ирешмәсәләр дә, Татарстандагы оппозицион фиркаләр сайлауга намзәтләрне үзара сөйләшеп чыгарырга җыена.

XS
SM
MD
LG