Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Мостафа Җәмилев Михаил Касьянов белән очрашты


Җәмилев(с) һәм Касьянов.
Җәмилев(с) һәм Касьянов.

Касьянов Җәмилевка Кырымның ахыр чиктә азат ителәчәген һәм Украинага кайтарылачагын әйткән.

Страсбургта Украина президентының кырымтатар халкы мәсьәләләре вәкиле Мостафа Җәмилев Русиядә Халык иреге партиясе (ПАРНАС) җитәкчесе, оппозиционер Михаил Касьянов белән очрашты. Касьянов Европа шурасы Парламент ассамблеясының Борис Немцовка багышланган утырышында катнашкан. Бу хакта Җәмилев үз Facebook битендә яза.

Касьянов Җәмилевка әйтүенчә, Русиядә икътисади һәм сәяси хәл катлаулана бара һәм Путинның Украинага каршы гамәлләрен хуплаучылар кимегәннән-кими. Аның әйтүенчә, Кырым ахыр чиктә азат ителәчәк һәм Украинага кайтарылачак.

Элегрәк Русия оппозиционеры 2014 елда Кырымда уздырылган “референдум”ның канунилыгы мәсьәләсенә килеп, БМО нигезнамәсе нигезендә бары кырымтатарлары гына ярымутаруның үзбилгеләнүе мәсьәләсен күтәрергә хокуклы булуын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG