Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар 2016: көтелгән һәм көтелмәгән бүләкләр


88нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы һәм көтелгән хәлләргә, һәм көтелмәгән борылышларга мул булды. Азатлык аларны барлап чыга.

Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Лос-Анжелес шәһәрендә 88нче тапкыр кино өлкәсендә иң югары саналган "Оскар" премиясен тапшырдылар.

Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясе тапшырган бу бүләк тирәсендә берничә җәнҗал булып алды, бу чарага игътибарны арттырды. Русиянең "Первый канал"ы инде өченче ел рәттән тамашаны туры эфира күрсәтүдән баш тарта, аның кыскартылган халыкара чыгарылышын бер көннән генә күреп булачак.

Быелгы премия нинди хәлләр белән истә калачак? Азатлык чарада көтелгән һәм көтелмәгән борылышларны барлап чыга.

Леонардо ди Каприо бәхете

Тамашаның иң зур соравы мондый иде: танылган актер Леонардо ДиКаприо бу юлы Оскарга ирешерме? Моңа кадәр ул "Гилберт Грэйп борчулары", "Авиатор", "Канлы алмаз", "Уолл-стрит бүресе" кебек фильмнар өчен бүләккә тәкъдим ителгән иде, тик аңа бу бәхет тәтемәде. Интернетта бу уңышсызлыклар күп бәхәс уятты, йөзләрчә шаяру мемнары барлыкка килде, актерга премия бирү өндәмәләре күп булды. Актер җанатарлары бу елны Леонардо Оскар алган ел дип истә калдырырлар, мөгаен. Актер "Исән калган" фильмында аучы Хью Гласс роле өчен бүләкләнде.

Үз чыгышында Леонардо гадәти рәхмәтләрен җиткерде. Шуннан соң ул климат проблемнарына тукталды. "Планетабызны безгә тиешле булып кабул итмик. Климат үзгәрешләре - чын, алар хәзерге вакытта бара. Моны бергә хәл итик", дип белдерде ул. Актер экология проблемнары белән күптән кызыксына, аның 1998 елда нигез салынган экологик фонды да бар.

Көтелмәгән җиңүче

Премия тантанасында иң яхшы фильм итеп "Игътибар үзәге" (Spotlight) фильмы танылды. Бу кичнең иң көтелмәгән җиңүе иде. Букмекерлар җиңүне "Исән калган" фильмына фаразлаган иде. Халык арасында да "Исән калган" белән "Марслы" фильмнарын хуплаучылар күп иде. Тик бүләк АКШтагы чиркәү вәкилләренең педофилия очрагын тикшерүгә багышланган киносына эләкте.

Сораштыру нәтиҗәләре
Сораштыру нәтиҗәләре

Азатлык радиосы да кулланучыларына исемлектән иң яхшы фильмны сайларга тәкъдим итте. 450дән артык кеше катнашкан бу тавыш бирүдә бәхәссез җиңүне "Исән калган" яулады (43,7%). Икенче урында - "Марслы" (11,2%), өченче урында "Тиле Макс" (7,3%) фильмнары тора.

Тагын бер көтелмәгән нәтиҗә - "Йолдыз сугышлары" фильмы визуаль эффектлар өчен бүләкне алып китә алмаган. Бу номинациядә җиңүне "Экс машина" киносы яулады. Мондый борылыш чара оештыручылары өчен дә көтелмәгән булып чыкты. Сәхнәгә "Йолдыз сугышлары"ннан дроидлар чыкканнар иде.

Көтелмәгән бүләкләрдән тагын җиңүләр саны буенча "Тиле Макс" фильмының иң күп урын алуын атап була. Джордж Миллер фильмы 6 номинациядә җиңү яулый, дөрес, бу бары тик техник бүләкләр генә. Шулай да сәеррәк күренгән бу фильм җиңүләре гаҗәп иде.

Көтелгән бүләкләр

Башка җиңүләр азмы-күпме көтелгән иде кебек. Иң яхшы режиссер булып Алехандро Иньяритту ("Исән калган") билгеләнүе беркемне шаккатырмады, бу көтелгән иде. Шулай ук иң яхшы актиса итеп "Бүлмә" фильмы каһарманы Бри Ларсон булачагын букмекерлар фаразлаган иде. Чит телдәге иң яхшы кино итеп Маҗарстаннан "Саул улы" танылды.

Анимацион фильмнардан иң яхшысы итеп "Башваткыч" танылды. Бу да шактый көтелгән иде. Исегезгә төшерәбез, Азатлык радиосы укучылары да 2015 елның яң яхшы фильмы итеп нәкъ "Башваткыч"ны сайлаган иде.

Күпчелек башка номинацияләрдә җиңүләр беркемне гаҗәпләндермәде. Тик Украинадагы вакыйгалар турында "Утлы кыш" фильмы җиңүгә ирешмәде, аны иң яхшы документаль фильм итеп танылган "Эми" уза алды. Русиядән тәкъдим ителгән кыскаметражлы "Галәмсез яшәп булмый" мультфильмы җиңә алмады, бу Русия матбугатында күпмедер ризасызлык уята.

Чараның тагын бер моңсу мизгеле - ел дәвамында вафат булган сәнгать әһелләрен искә төшерү. Алар арасында Алан Рикман, Кристофер Ли, Дэвид Боуи кебек йолдызлар искә алынды.

Тантананың тагын бер кызыклы мизгеле - чыгыш ясаучылар арасында АКШ вице-президенты Джо Байден да булган иде. Ул университетларда көчләү проблемын күтәрде.

Төп номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:

  • Иң яхшы фильм — "Игътибар үзәге"
  • Иң яхшы режиссер — Алехандро Иньярриту ("Исән калган")
  • Иң яхшы актер — Леонардо ДиКаприо ("Исән калган")
  • Иң яхшы актриса — Бри Ларсон ("Бүлмә")
  • Иң яхшы икенче пландагы актер — Марк Райлэнс ("Шпион күпере")
  • Иң яхшы икенче пландагы актриса — Алисия Викандер ("Дания кызы")
  • Чит илдәге яң яхшы фильм — "Саул улы" (Маҗарстан)
  • Иң яхшы анимацион фильм — "Башваткыч"
  • Иң яхшы композитор — Эннио Морриконе ("Явыз сигез")
  • Иң яхшы оригиналь сценарий — Джош Сингер, Том МакКарти ( "Игътибар үзәге")
  • Иң яхшы оператор — Эммануэль Любецки ("Исән калган")
  • Иң яхшы документаль фильм — "Эми"
  • Иң яхшы җыр — "007: СПЕКТР" ("Writing’s On The Wall")
XS
SM
MD
LG