Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесенә гаепләүләр белән танышу өчен 7 көн бирелде


Кырым Югары мәхкәмәсе
Кырым Югары мәхкәмәсе

Кырым Югары мәхкәмәсе Мәҗлес эшчәнлеген "экстремистик" дип санарга 630 битлек һәм 10 дисклык дәлил китерде. Чираттагы утырыш 10 мартка билгеләнде.

Акмәчеттә Кырым Югары мәхкәмәсендә узган "Мәҗлес эше" утырышына керүчеләр тикшерүләр аша узды, полиция бинаны камауга алган иде, дип хәбәр итте хокук яклаучы, Кырымтатар корылтаеның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев. Аның сүзләренә караганда, утырышка Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл, Мәҗлеснең мәгариф идарәсе җитәкчесе Әминә Авамилева һәм адвокат Җәмил Темишев катнашты.

Русия билгеләгән прокурор Наталья Поклонская үз чыгышында мәхкәмәне Кырымтатар халкы мәҗлесен ябарга һәм аны экстремист дип танырга чакырды. Мәҗлес вәкилләре эшнең сәяси заказ белән әзерләнүен һәм гаепләүдә ярылып яткан юридик хаталар булуын белдерде.

Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 10 мартка билгеләнде. Аңа кадәр Мәҗлес вәкилләре һәм адвокат 630 бит һәм 10 дискта урын алган гаепләүләр белән танышырга тиеш. Бүгенге утырышка активистлар һәм хокук яклаучылар кертелмәде. Заир Смедляев сүзләренә караганда, бүлмәне тутырыр өчен студентлар китерелгән.

Халыкара хокук яклау оешмалары Мәҗлескә басымны туктатырга чакыра. 2 март Халыкара кеше хокуклары федерациясенең интернет сәхифәсендә Кырымдагы Русия хакимиятләренең Мәҗлесне мәхкәмәгә тартуына кискен тәнкыйть белдерелгән. Хокук яклаучылар Мәҗлеснең символы булган тамга-әләмнең тыелачагын фаразлый.

Төркия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Танжу Билгич, инде икенче ел Кырымда кеше хокуклары торышын начарайганнан начарая бара, дип белдерде.

Amnesty International исемле халыкара хокук яклау оешмасы 2015-2016 елларда Кырымда "сүз, фикер, җыелу иреге тагын да чикләнде" дигән белдерү белән чыкты.

Украина президенты Петр Порошенко Европа Берлеге илләрен Кырымда татарларның хокуклары бозылуына реакция белдерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG