Accessibility links

Кайнар хәбәр

Hubble телескопы иң ерак галактиканы "күргән"


GN-z11 галактикасы фотосурәте
GN-z11 галактикасы фотосурәте

NASA оешмасы мәгълүм булган иң ерак галактиканы күрә алды. Hubble телескопы Җир шарыннан 13,4 миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан галактика фотосурәтләрен ясады.

GN-z11 исемен йөрткән бу галактика -- бүгенге көндә мәгълүм булганнардан иң ерак урнашканы. Ул Зур Җидегән йолдызлар төркеме ягында урнашкан. Галактика галәмне барлыкка китергән зур шартлаудан соң 400 миллион ел узуга оеша. Моның турында "Astrophysical Journal" басмасында мәкалә дөнья күрде.

"Hubble телескопы мондый мөмкинлекләр бирәчәк дип һичкем уйламаган иде. Без галәмдә планлаштырганнан да ераграк күрә алдык. 26 ел эшләгәннән соң да Hubble безне гаҗәпләндерә", дип белдерде Йель университеты галиме, астроном Паскаль Ош (Pascal Oesch).

Моңа кадәр Җир шарыннан иң ерак булып теркәлгән галактика Җирдән 13,3 миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан иде. Белгечләр фикеренчә, 2018 елда Джеймс Уэбб телескопы эшли башлауга кадәр башка ераграк урнашкан күк җисемнәрен күреп булмас.

Белешмә. Hubble галәм телескопы - Җир шары орбитасында булган обсерватория. Астроном Эдвин Хаббл исемен йөртә. Телескоп - NASA һәм Европа галәм оешмасының уртак проекты, ул NASA-ның 4 иң зур телескопларының берсе. 1990 елда орбитага чыгарылган бу автоматик обсерватория 2030 елга кадәр хезмәт итәчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG