Accessibility links

Европага Иран нефте килә башлады


Иранның нефть экспортлау корылмасы торбалары
Иранның нефть экспортлау корылмасы торбалары

1 млн мичкә Иран нефтен төягән танкер якшәмбе көнне Испаниянең көньягындагы Альхесирас портына килеп җитте.

Бу – Иранга каршы 2012 елгы чикләүләр бетерелгәннән соң Европага килгән беренче Иран нефте.

275 метр озынлыктагы танкер нефтьне Cia Espanola de Petroleos ширкәтенең Альхесирас порты янындагы нефть эшкәртү корылмасына бушата.

Cia Espanola de Petroleos бу айда Ираннан тагын биш танкер нефть килүен көтә.

XS
SM
MD
LG