Аккош күленең бер кырында урнаштырылган сәхнәдән урысча җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Кышны озату һәм язны каршы алуны чагылдырган кыска номерлар күрсәтелде. Кыскасы, урыс милли киемнәре кигән сәнгатьчеләр халыкны төрлечә күңел ачтырды.
Сәхнәдә алып баручы җиткергән сүзләргә караганда, 13 мартта праваслав христианнар Кичерү якшәмбесен билгеләп үтә. Кичерү якшәмбесе май атнасын тәмамлый. Бу көнне христиан динендәгеләр бер-берләренең үпкәләрен кичерә.
14 мартта праваслав христианнарның Зур уразасы башлана. Аларның иң төп уразасы булган бу гыйбадәт быел 30 апрельдә тәмамлана.
Якшәмбе ике сәгать барган Май чабу бәйрәме ахырында, күл буенда урнаштырылган, начарлыкны чагылдырган карачкы ут төртеп яндырылды.