Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда Мәҗлесне тыйсалар, ул гадәттән тыш шарт режимында эшләячәк"


Эскендер Бариев
Эскендер Бариев

Акмәчеттә Кырымтатар Мәҗлесенең эшчәнлеген экстремизмга тикшерү утырышы уза.

Кырым Милли Мәҗлесе вәкилләре Русиягә буйсынган Кырым мәхкәмәсе Мәҗлеснең эшчәнлеген тыйган һәм аны экстремистик дип таныган очракта оешманың гадәттән тыш шартларда эшләү юнәлешен булдырды. Бу хакта Киевтагы матбугат очрашуында Мәҗлес вәкиле, Кырымтатарларын яклау комитеты координаторы Эскендер Бариев белдерде.

Ул шулай ук Кырымда Мәҗлес вәкилләренә басымның артачагында шикләнмәүләрен һәм «тиешле чаралар күрергә әзерлеген» әйтте.

"Без репрессияләр булу ихтималлыгын таныйбыз һәм бу (Мәҗлесне тыю мәхкәмәсе) кырымтатарларга басымны арттыру максатыннан эшләнә. Моны Мәҗлес вәкилләре булган һәм басып алынган җирдә яшәүчеләр дә аңлый. Шуңа бу хакта ниндидер карар кабул иткәнче без басып алынган җирдәге хезмәттәшләребезнең фикерләренә колак салачакбыз. Безнең тарафтан инде кайбер чаралар күрелгән һәм уйланылган. Якын киләчәктә сез безнең реакцияне белерсез", диде Бариев.

17 март көнне Акмәчеттә Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеген тыю шикаяте нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы бара. Мәхкәмәдә фото һәм видео төшерү тыелган.

XS
SM
MD
LG