Accessibility links

Омскида Нәүрүз бәйрәме билгеләнде


Блинов исемендәге спорт-концерт комплексы
Блинов исемендәге спорт-концерт комплексы

Нәүрүз бәйрәме Омскида соңгы елларда киң күләмдә бәйрәм ителә. Соңгы елларда аның төп оештыручылары - казакъ оешмалары.

Төрки халыкның бу бәйрәме Омскида өч елга бер, мәдәният министрлыгы, Омски Дуслык йорты тарафыннан өлкәнең төрле авыл-районнарында үткәрелеп килде. Соңгы ике елда бу эшне үз кулларына казакъ оешмалары алды һәм инде ике ел рәттән бәйрәм өлкә үзәгендә оештырыла. Әйтергә кирәк, авыл-районнардан шулай ук иҗат коллективлары килә, тамашачылар арасында да авыллардан килүчеләр шактый була.

Бәйрәмгә әзерлек яңа елдан соң ук башлана. Омскиның Дуслык йорты җирлегендә төрки халыклар оешмалары җитәкчеләре җыелып киңәшләшә, бәйрәмнең матди ягын хәл итә, ягъни һәр оешманың акчалата нинди өлеш кертә алуы төгәл билгеләнә, мәдәни програм, сәүдә эшләре, милли ризыклар белән катнашучылар ачыклана, башка әзерлек эшләре хәл ителә.

Шәһәр милли-мәдәни мохтарияте активы халыкка чәкчәк тәкъдим итте
Шәһәр милли-мәдәни мохтарияте активы халыкка чәкчәк тәкъдим итте

Узган ел Нәүрүз бәйрәме "Кызыл йолдыз" спорт комплекында үткән иде. Быел исә, катнашучылар һәм тамашачылар күп булганлыктан мәйданы зуррак урында – Блинов исемендәге спорт-концерт комплексында булды. Һәм урын һәммәсенә дә җитте кебек. "Шәрыкъ базары", халык осталары җитештергән әйберләр ярминкәсе, милли ризыклар белән сыйлаучылар һәм сатучылар һәм башкалар – һәммәсе халыкка хезмәт күрсәтте.

"Умырзая" чыгышы
"Умырзая" чыгышы

Бәйрәм концерт програмы белән баетылган иде. Татарлардан Омски Нәүрүзендә бер генә оешма – шәһәр милли-мәдәни мохтарияте катнашты мохтарият активы халыкка чәкчәк тәкъдим итте. Ике номер белән "Умырзая" халык фольклор ансамбле концерт програмында катнашты. Ансамбльнең хоры татар халык җырын - "Җомга"ны башкарды, биючеләре концертның прологында сәхнәне бизәде һәм ике татар биюе башкарды.

"Умырзая" чыгышы
"Умырзая" чыгышы

XS
SM
MD
LG