Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгының матбугат сүзчесе алмашынды


Башкортстан хөкүмәте бинасы
Башкортстан хөкүмәте бинасы

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның яңа матбугат сүзчесе булды. Ул - билгеле журналист, Башкортстан телерадиоширкәтендә төрле елларда җаваплы вазифалар биләгән Фәнүр Ягафәров.

Рөстәм Хәмитовның башка бер фәрманы белән аның моңа кадәр матбугат сүзчесе булган Артем Вәлиев эшеннән алынды. Рәсми хәбәрдә ул “үз теләге белән китте” дип әйтелә.

Фәнүр Ягафәров 1974 елда Мәләвез районындагы Хәсән авылында туып үсә. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Читтән торып Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә белем ала. Хезмәт юлын 1994 елда “Башкортстан” телевидениесендә диктор булып башлый. 1994-2004 елларда төрле баскычларны үтә – мәгълүмати программалар иҗат берләшмәсе мөхәррире һәм җитәкчесе була. Сәяси күзәтүче сыйфатында тапшырулар әзерли.

2004-2010 елларда Фәнүр Ягафәров “Башкортстан” дәүләт телерадиоширкәте директоры урынбасары, телевидениеның мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы. 2010 елдан бүгенгәчә Фәнүр Ягафәров “Башкортстан” телерадиоширкәте директорының радиотапшырулар буенча урынбасары вазифаларын башкарды.

Артем Вәлиевның әлегә кайда эшкә урнашачагы мәгълүм түгел. “Азатлык” хәбәрчесе телефон аша элемтәгә керергә тырышып караса да, автоҗавап “бу аппарат челтәрдә теркәлмәгән” дип кенә әйтте. Димәк, элекке сүзче корпоратив телефон номерын эш урынында калдыргандыр дип фаразларга мөмкин.

Мәгълүм ки, март уртасында икенче бер Вәлиев та эшеннән алынган иде. Соңгы биш елда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы мөдире урынбасары, баш мөхәррир Шамил Вәлиев та вазифасыннан китте. Ике Вәлиев арасында туганлык булмаса да, аларны күптәнге дуслык җепләре бәйләп тора иде. Мәгълүмат чаралары тирәсендәге кайбер җаваплы җитәкчеләр имеш-мимешләренә колак салганда, бу хәлләр үзара чылбыр реакциясен хәтерләтергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG