Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарларга басым арта


Бер төркем кырымтатар Акмәчеттәге Кебир мәчетендә җомга намазында. 11 март 2016
Бер төркем кырымтатар Акмәчеттәге Кебир мәчетендә җомга намазында. 11 март 2016

5 апрель Кырымда Энвер Исмаиловны җирләделәр. Аның янган мәете янында кырымтатар байрагы табылган. Шул ук көнне билгесез кешеләр Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе Али Озенбашның әтисе йортына басып кермәкче булган.

Кырымда Төньяк-Кырым каналы янында янган Энвер Исмаиловның мәете табылган. Кайнаш (Краснофлотское) авылында яшәүче Энвер кич насос станциясенә киткән булган һәм кире кайтмаган. Ул 60 яшендә булган. Мәет янында кырымтатар милли байрагы табылган. Ички (Советский) район мәҗлесенең элекке рәисе, хәзер Украинаның Херсон өлкәсендә яшәргә мәҗбүр булган Абмеджит Сулейманов Энвер әфәнде бәлки үзен-үзе яндыргандыр дип фараз итә.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев: "Кырымтатарлар хәзер Кырымда авыр шартларда яши, ләкин ничек тә булса без көчле булырга тиешбез. Өметне югалтмагыз, яхшылыкка ышаныгыз. Бер көн килер - бөтен халык азат Кырымда бердәм булып шатланып яшәячәк", дип язган үз сәхифәсендә.

5 апрельдә Энвер Исмаиловны җирләделәр.

1978 елда Муса Мамут Акмәчет янындагы Биштирәк авылында үз акчасына йорт сатып алган, ләкин аны кырымтатар булганы өчен бу йортта теркәлергә (прописка) рөхсәт итмичә төрмәгә утыртканнар иде. Балаларын мәктәпкә, үзен эшкә алмаулары, Кырымнан куганнары өчен Муса Мамут үзенә һәм гаиләсенә җирле хакимиятләрнең еллар буе оештырган золымнарына каршылык йөзеннән үзен яндырган иде. Бу хакта Александровның “Факел над Крымом” дигән поэмасы бар. Решат Җәмилев исә Нью-Йоркта китап чыгарган иде.

Энвер Исмаиловның үлеме кырымтатарларга карата барган хаксызлыклар белән бәйлеме-юкмы - хәзергә билгесез, ләкин аның янында милли байрак булуы бу үлем дә кешенең Кырымда кырымтатарларга булган эзәрлекләүләр белән бәйле булуы ихтималына ишарә була ала.

Билгесез кешеләр Али Озенбашның әтисе йортына басып керергә омтылган

Али Озенбаш
Али Озенбаш

5 апрельдә Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе Али Озенбашның әтисенең Акмәчеттәге йортына битлекле билгесез кешеләр басып керергә омтылган. Йортта беркем дә булмаган. “Күзәтү камераларым язып бара, ишекләрне ватып кермәсләр дип өметләнәм”, - дип язган Али Фейсбукта.

Үткән елның декабрь аенда ФСБ Али Озенбашның йортында тентү уздыру өчен килгән булган, ләкин йортта ул үзе дә, туганнары да булмавы бу чарага комачаулаган иде. “Мин качып йөрмим, мин ни өчендер ФСБга кирәк икән, миңа канун нигезендә чакыру кәгазе (повестка) бирсеннәр”, дигән иде ул вакытта Али Озенбаш.

2014 елның сентябрь аенда Али Озенбашны Акмәчеттән Львовка барганда Кырым чигендә Русиянең чик сакчылары поезддан төшереп, тоткарлап берничә сәгать камерада тотып басым ясаганнар, аңа көч кулланганнар иде. Берничә сәгатьтән аны бернәрсә аңлатмыйча җибәргәннәр иде.

Кырым аннексиясеннән соң Али Озенбашның хатыны Зарема Озенбаш Киевта Кырым һәм Акъяр (Севастополь) буенча дәүләт хезмәтенең рәис урынбасары булып эшли башлады.

Дүрт мөселманны сак астында калдыру мөддәте озайтылды

5 апрельдә Акмәчет "мәхкәмәсе" Хизб ут-Тәхрир оешмасына бәйле террор эшчәнлегендә гаепләнеп шушы елның 11 февралендә кулга алынган дүрт мөселманны 8 июньгә кадәр сак астында калдырырга карар итте. Эмир-Усеин Куку, Энвер Бекиров, Муслим Алиев һәи Вадим Сирукны сак астында калдыру турында үзенең Facebook битендә Эмиль Курбединов хәбәр итте.

"Мәхкәмә" утырышы ябык рәвештә уздырылды. Хөкем ителүчеләрнең туганнары ризасызлык белдерә һәм сак астында калдыру вакытын озайту аларны азаплаулар һәм кыйнаулар эзләрен яшерү өчен эшләнә дип исәпли.

Кырымтатарлар гаепсез тоткарлана

2 апрельдә Акмәчет-Алушта юлында урнашкан Джалман авылындагы (Пионерское) “Багдад” кафесында булган 35 кырымтатар егетен битлекләре булган кораллы кешеләр тоткарлап автобуска утыртып алып киткәннәр. Моны экстремизмга каршы көрәш буенча үзәк эшләгәне соңыннан билгеле булды. Мәҗлес рәисенең урынбасары Ильми Умеров белдергәненә күрә, тоткарланганнардан бармак эзләре, төкерек ДНКлары алынган. Адвокат Эмиль Куртбединов, тоткарлаулар профилактика максаты белән үткәрелгән имеш, дип язды.

Кырым Русия кулына узгач, Кырымда кырымтатарларга басым туктамый, демонстратив тентүләр, кулга алулар, кешеләрнең югалулары барлыкка килде. Без халыкка ярдәм итәчәкбез дип хакимияткә кереп утырган кырымтатарлар һәм Кырым мөфтие булган вакыйгалар буенча ләм-мим.

XS
SM
MD
LG