Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеге турында мәхкәмә карары көтелә


Акмәчет мәхкәмәсендә икенче көн Кырымтатар мәҗлесенең эшчәнлеге тикшерелә. Прокуратура аны “канунсыз һәм экстремистик” дип табарга куша.

Кырымның Русия хакимияте билгеләгән Акмәчет мәхкәмәсендә Кырымтатар Мәҗлесен экстремистик дип игълан итү һәм аны тыюга багышланган утырыш 8 апрель дәвам итәчәк. 7 апрель башланган утырышта Мәҗлескә каршы чыккан Дәүләт милләтләр комитеты (Госкомнац) исеменнән утырышта адвокат кына катнашты. Апрель башында ук комитет башлыгы Заур Смирнов (Русия контролендәге хөкүмәт эшенә урнашканчы Мәҗлес әгъзасе булган) үз оешмасының Мәҗлесне гаепләү ягына басуын белдергән иде.

Утырышның беренче көнендә прокурор Наталья Поклонская да юк иде. Урамда Мәҗлесне яклап 30лап кеше җыелды. Тәртип саклау өчен 20ләп полиция хезмәткәре һәм янгын сүндерүче машина торды.

Адвокат Җәмил Тенишев Мәҗлес эшчәнлеген тикшерү эшенә шәһәр һәм районнардагы 370ләп мәҗлес вәкилләрен җәлеп итәргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, чит илләрдә дә бүлекләре булган оешманың эшчәнлеген Русиянең Югары мәхкәмәсенең генә тикшерергә хокукы бар. Алдан бу хакта документлар тапшырылган булса да, прокурорлар һәм Госкомнац адвокатлары Тенишевның бу мөрәҗәгатен кире какты.

Моннан тыш адвокат Мәҗлеснең Кырым блокадасына катнашы булуына дәлилләр китерүне сорады. Прокурорлар Мәҗлесне блокаданы оештыруда гаепләү өчен төп дәлил итеп, Кырымга керүе тыелган рәисе Рифат Чубаровның белдерүен атады.

Кырымның Русия билгеләгән Югары мәхкәмәсендә Мәҗлесне тыю эше 3 март башланды. Гаепләү ягы кырымтатар халкының башкарма хакимият органы эшчәнлеген “канунсыз һәм экстремистик” дип табарга куша. Мәҗлес эшчәнлеге тыелган очракта оешманың гадәттән тыш шартларда эшләү юнәлеше булдырылган.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

XS
SM
MD
LG