Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елдан чыкмый торган “Азатлык” газетасы басылды


Тукайга багышланган сан 3 мең данә тираж белән чыккан. Анда Тукай турында язмалар урын алган.

2014 елның октябреннән чыкмый торган “Азатлык” газетасы басылды. Ул Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышлана. Газетны чыгаручы “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе, баш мөхәррир Наил Нәбиуллин сүзләренчә, басма акча мәсьәләсе авыр булу сәбәпле чыкмый торган.

“Без милли хәрәкәтнең басма газетасын чыгарып бару эшен җайга салырга өметләнәбез. Ай саен булмаса да, ике айга бер чыгарып барырга планлаштырабыз”, диде ул.

Бу санда “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”, “Татарстанны татар телле итү”, “Исхакый Тукай турында” һәм башка язмалар урын алган. Ул өч мең данә тираж белән басылган.

XS
SM
MD
LG