Кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышы Литва хөкүмәте һәм парламенты химаясендә үтә. 11-13 апрель барган утырышның беренче көнендә төп чыгышларны Литва сеймы рәисе Лорета Граужинене, тышкы эшләр министры Линас Линкявичус һәм Кырымтатар милли хәрәкәте юлбашчысы Мостафа Җәмилев ясады. Очрашуны Литва татар оешмалары берлеге рәисе, профессор Адас Якубаускас алып бара.
Очрашулар һәм фикер алышулар төп өч проблемага багышлана. Беренчедән, хокук яклаучылар, милли җитәкчеләр һәм Европа сәясәтчеләре Русия оккупациясендәге Кырымда кеше хокуклары торышы, кырымтатарларга басымга каршы тору юлларын тикшерә. Икенчедән, Кырымның үзендә милли мәгариф, мәдәният һәм телне саклау юллары чикләнгән булуы сәбәпле, бу эшне чит илләрдә җәелдерү мөмкинлекләре турында сөйләшүләр бара. Бу очрашуларны Истанбулдан Дөнья Кырымтатар конгрессының генераль секретаре Намык Кемал Баяр алып бара. Өченчедән, утырышка җыелганнар Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнарның язмышы һәм аларга ярдәм итү турында фикер алыша.
Утырышта Мостафа Җәмилев, Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, конгрессның Романия, Төркия һәм Канададагы вәкилләре, Кырымнан һәм чит илләрдән журналистлар һәм хокук яклаучылар катнаша. Чара кысаларында Мостафа Җәмилевкә багышланган күргәзмә эшли.