Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә террорга каршы урам җыенына меңләгән кеше чыкты


Брюссельдә урам җыены, 17 апрель
Брюссельдә урам җыены, 17 апрель

Брюссельдә һава аланында булган террор һөҗүмендә һәлак булганнарны искә алу йөрешендә җиде меңләп кеше катнашты.

Брюссельдә "террор һәм нәфрәткә каршы йөреш" узды. Бер ай чамасы элек Брюссель һава аланында террор һөҗүмнәрендә 32 кеше һәлак булды, 300дән артык кеше яраланды.

Йөрештә катнашучыларның бер өлеше Моленбек бистәсеннән килде. Биредә террор һөҗүмнәреннән соң террорга катнашы булуда шикләнелгәннәрне кулга алулар һәм тентүләр булды.

Урам җыенында һөҗүмдә һәлак булганнарның туганнары чыгыш ясап, бердәмлеккә чакырды, Бельгия халкын милләтләргә бүлмәскә чакырды.

XS
SM
MD
LG