Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Германиянең Тюрингия җире вәкилләре белән икътисади форум бара


Тюрингия премьер-министрын Казан һава аланында Татарстан президенты каршы алды
Тюрингия премьер-министрын Казан һава аланында Татарстан президенты каршы алды

Премьер-министр Бодо Рамелов җитәкчлегендәге Тюрингия делегациясе Казанга 19 апрель килде.

Казанда бүген "Татарстан-Тюрингия" икътисади форумы бара. Моның өчен Казанга Германиянең Тюрингия җиреннән премьер-министр Бодо Рамелов җитәкчелегендәге бер төркем эшкуарлар килде. Форум эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Ике як та үзләренең сәүдә-икътисади мөмкинлекләре белән таныштыра. Очрашулар нәтиҗәсендә килешүләр имзаланыр, дип көтелә.

Тюрингия - Германия үзәгендә урнашкан төбәк. Анда 2 млн 150 меңләп кеше яши. Татарстан президенты Тюрингия башкаласы Эрфуртта 2013 елда булып кайтты.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, 2015 елда Германия белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 1.1 млрд евро булган, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG