Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор журналистларга "суицид" сүзен кулланмаска киңәш итте


Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова

Роспотребнадзор үзләренә кул салган кешеләр турында язган мәгълүмат чараларына бу хәлләрне яктырту турында киңәшләрен бастырды.

Русиядә кеше хокукларын һәм тыныч яшәү хокукларын яклаучы Роспотребнадзор оешмасы үзләрен үтергән кешеләр турында хәбәр иткән интернеттагы мәгълүмат чараларына киңәшләрен бастырды.

"Мәгълүмат чараларында кешеләрнең үзләренә кул салу очракларының киң яктыртылуы борчылу тудыра. Бу турыда хәбәрләр басма һәм электрон мәгълүмат чараларында зур хәрефләр белән баш исемгә чыгарыла, фаҗига урыныннан рәсемнәр урнаштырыла", диелгән бу белдерүдә.

Мәгълүмат чараларына көненә бер үлемнән артык хәбәр итмәскә киңәш ителгән, шулай ук "суицид", "үзенә кул салган", дигән сүзләр кулланмаска сорала. Моның урынына "үзенә кул салу нәтиҗәсендә үлгән" дип язу киңәш ителә.

Оешма журналистларга үлгән кешенең уңышлары турында гына түгел, аның проблемалары турында да язарга куша. Узган ел Роспотребнадзор яман шеш белән авыручыларның үзләренә кул салулары турында язуын тыйган иде.

XS
SM
MD
LG